Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара укучылары "Әдәби музей герое" республика бәйгесендә җиңү яулаган

Татарстанның Республика балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителгән "Әдәби герой музее" иҗади бәйгесендә кукмаралылар да актив катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Республиканың Кукмара районы Үзәк китапханәсе балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова сүзләренә караганда, әлеге бәйгегә район китапханәләре укучыларыннан 50дән артык эш кабул ителгән булган. Бәйге таләпләренә җавап биргән иң яхшы хезмәтләр финалда катнашу өчен Казанга җибәрелгән. Шушы көннәрдә бәйгегә нәтиҗә ясалды. Байлангар авыл китапханәсеннән Айрат Хисмәтов – беренче, ә Югары Арбаштан Рузил Тимербаев һәм район балалар китапханәсеннән Булат Горданов икенче урыннарны яулавы мәгълүм булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев