Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара шагыйрәне олылый

Зур Кукмара мәдәният йортында  танылган язучы Рифә Рахманның 55 яшьлек юбилей кичәсе узды. Тантананы район хакимият башлыгы урынбасары  Равия Габдулла кызы Кәримуллина ачып җибәрде. Ул шагыйрәнең  туган төбәге  данын республика мәйданында танытуы, иҗаттагы, фәндәге уңышлары өчен район хакимияте башлыгы Дмитриев Сергей Дмитриевич  исеменнән рәхмәт белдерде, медаль белән бүләкләде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Рифә Рахманның каләмдәшләре каршындагы абруе, идарә әгъзасы буларак һәм Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясендә алып барган эшчәнлеге турында сөйләде, шагыйрәне шул көндә генә «табадан төшкән» пьесалар җыентыгы белән бүләкләде. Данил Салихов «Олы юлның тузаны» җырын югары профессиональ осталыкта башкарып, кукмаралыларны таң калдырды. Фоат Галимуллин Рифә Рахманның киңкырлы иҗатында фәнни юнәлештәге хезмәтләренең дә югары кимәлдә башкарылуы турында әтрафлы сүз алып барды. Хөрмәтле профессор галимәнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институтында хәзерләнгән сигез томлык «Татар әдәбияты тарихы»н язуга керткән өлеше зурлыкка аеруча басым ясады. Ул Рифә Рахманның язучылар каршында ясаган фәнни докладларының нигезлелеген, өстән-өстән генә язылмавын, һәрвакыт зур игътибар белән тыңланылуын, гомумән, аның бу төр чыгышларга җаваплы якын килүен билгеләде. Аның башкаруындагы «Җидегән чишмә» җыры да тамашачы күңеленә хуш килде. Озак еллар Кукмарада «Салават күпере» иҗат берләшмәсен җитәкләгән Шаһинур Мостафин Рифә Рахманны үз укучысы санавын әйтте. Ул аның беренче шигырен ике яшьтә үк чыгаруын, мәктәп елларында бик күп һәм еш язуын, район газетасында әсәрләренең даими басылуын, тырышлыгы һәм камил каләмгә иялеге белән шул вакытта ук бар кешене таң калдыруын сөйләде. Рифә Рахманның балачак елларыннан ук белгән якын дусты Газинур Морат тамашачы игътибарын каләмдәшенең һәр төр юнәлештә бердәй камил иҗат итә алуына, чордашларының исемен әдәбият тарихында калдыру юлындагы эшләргә юнәлтте. Ул «Тукай энциклопедиясе»ндәге 200дән артык язмасы эчендә замандашлары белән олы шагыйрь арасындагы бәйләнешләрне чагылдырган мәкаләләрнең нәкъ менә аның каләменнән төшүен билгеләде. Г.Морат шагыйрәгә үз чорында күпләрнең эчтән гашыйк булганлыгын матур истәлекләр рәвешендә сөйләде һәм аның хөрмәтенә мәхәббәт шигыре укыды. Кукмарада туып үскән Рузәл Мөхәммәтшин студент елларында Рифә апасының дәресенә чакырып алып шигырьләрен анализлавын, каты тәнкыйтьтән хәтта куркып калуын, еллар узгач кына, бу эшнең кирәклеген аңлавын, үзе оештырган әдәби судларда исә аның белән бик якынаеп китүен бер мәзәк итеп сөйләде. Яшь шагыйрь юбилярга бүләк йөзеннән залны уйга калдырырлык тирән мәгънәле шигырь укыды. Кичәгә шагыйрәнең авылдашлары да килгән иде. Алар Рифә Рахманның һәм нәселенең мәмәширлеләр тарафыннан хөрмәтләнүен, шагыйрәнең авыл тормышында актив катнашуын, мәдәният йортында уздырылган чараларга кайтырга тырышуын әйттеләр, туганнары исә аның, иҗатта нинди генә зурлыкларга ирешсә дә, һаман да үзләренә бик якын кеше булып калуына сөенечләрен белдерде. Кичә матур гөлләр, затлы шигырьләр, талантлы башкарылган җырлар белән истә калды. Әлеге тамашаның үзәгендә Рифә Рахманның «Сайласаң-сайламасаң да» исемле драмасыннан җирле артистлар тарафыннан уйналган өзек тора дисәң, ялгыш булмас. Анда сүз үлем түшәгендә яткан кеше җанының киткәндә калган эшләре, бурыч-амәнәтләре, якыннары һәм бакыйлыкта очрашырга ымсынган әрвахлар белән ике арада ничек өзгәләнгәнлеген күрсәтте. Спектакльне караганда, тамашачыларның күбесенең күзендә яшь иде. Әлеге яшьне туктатырга теләгәндәй, спектакльдә әледән-әле җор сүз яңгырады, гыйбрәтле сүзләр ишетелде. Тамашаны районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Бари улы япты. Ул шулай ук үзенә бала чагыннан ук якын таныш Рифә Рахманга соклануын, киләчәктә дә зур иҗат уңышларына ирешеп яшәвен теләде, зулда утыручыларны яңа юбилейларда очрашуларга чакырды.
 Кукмара районының «Ак калфак»
оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина
фото авторныкы
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев