Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара районының сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовны Россия Президенты котлады

Татарстанның Кукмара район үзәгендә гомер кичерүче ветеран - Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән буларак хөрмәткә ия Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовка 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путиннан тәбрикнамә, үзеннән Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Кукмара районының ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә ветеранны шәхсән котлады, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Касыйм Дәүләтов гомер буе райпода юрист-консульт булып эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, озак еллар буе район ветераннар Советы президиумы сәркатибе вазифасын башкара. Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры авырлыкларын ишетеп кенә белмиләр, үзләре кичергәннәр. Касыйм абый да искәрмә түгел. Унҗиде яшендә ул мари урманнарындагы "Суслонгер" лагерена эләккән. Бу лагерьдагы коточкыч шартлар турында әле дә сөйләнә. Анда үткәргән 4 ай эчендә ул ач үлемнең күзенә ничә тапкыр карагандыр. Бу хәлләр аның холкын чыныктырган. Ул хәзер дә чыдамлылык һәм сабырлык үрнәге булып тора. Ветеран бүген улы һәм кызының, оныкларының кайгыртуын һәм игътибарын, халыкның хаклы рәвештә хөрмәтен тоеп яши. Үзен кирәкле итеп тою – аның өчен зур бәхет, диелә Кукмара районы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев