Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара районында Мәүлид кичәсе оештырылган

Кукмара районы Мәдәният йортында Рабигыйль әүвәл ае башлану уңаеннан Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе оештырылды. Бу хакта “Хезмәт даны” газетасы яза.

Залда ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлардан тыш, урта һәм яшь буын вәкилләре дә бар иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Кичәне мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселман кардәшләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләү һәм Коръән аятьләрен матур мәкам белән укудан башлап җибәрде.

Татарстан Мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз Сабиров иң элек Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде. Аның Пәйгамбәребез белән бәйле тирән эчтәлекле, үтемле вәгазе зур игътибар белән тыңланды.

Казаннан килгән тагын бер кунак, җырчы Мингол Галиевның шәкерте Динар Шәймәрданов көчле, матур тавыш белән “Мәүлит-шәриф” касыйдәсен башкарып, Әсән-Елга авылыннан Рафис Шәйдуллин салаватлар әйтте. Пәйгамбәребез рух-шәрифенә, аның сәхабәләре, мәрхүм әби-бабалар, ата-аналар, туганнарның һәм барча мөселман кардәшләрнең рухларына багышлап догалар кылынды.

Кичә шулай ук Пәйгамбәребезнең тормышына багышланган викторина белән тәмамланды. Райондашларыбыз сорауларга дөрес җавап биреп, дәрәҗәле кунакларның мактау сүзләренә лаек булдылар. Кукмара туган якны өйрәнү музее тарафыннан оештырылган кул эшләре – чигелгән намазлыклар, шәмаилләр һәм башка әйберләр күргәзмәсе кичәгә аерым бер ямь бирде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев