Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара районында "Күкшел егетләре" дип аталган татарча документаль фильм төшерелгән

Татарстанның Кукмара районында сакланып калган, сабантуй алдыннан үткәрелә торган борынгы Рекрут йоласы буенча «Күкшел егетләре» («Кукморские парни») документаль фильмы төшерелгән. Әмма фильмның режиссеры Салават Юзеев аның Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнаша алачыгына ышанып бетми, аны анда алмаслар, дип шик белдерә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә кинорежиссер Салават Юзеев үзе хәбәр итте. Фильм татар авылында татар телендә төшерелгән. Фильмның нигезендә сабантуй алдыннан була торган Сөрән бәйрәме, ягъни, рекрут йоласы алынган. «Без этнографик материаллар буенча документаль фильм төшердек. Сабантуйда бит хәзер чын этнография юк, ә Кукмара ягында менә шушы йола сакланып калган», - диде ул. Әлеге йола белән режиссерны Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова кызыксындырган. Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашуында зур өметләр булмау – фильмда эчү күренешләре булу белән бәйле. “Әйе, ул йолада егетләр йорт саен йөреп сөлге җыялар, аларны йорт саен табын әзерләп көтәләр, егетләр соңыннан авыл янына чыгып ачы бал эчәләр”, - диде Кукмара журналисты бу йола турында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев