Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара районында "Көз бүләкләре" дигән бәйрәм үткәргәннәр

Кукмара районы Югары Арбаш авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре 1-5 нче сыйныф укучылары катнашында "Көз бүләкләре" дигән бәйрәм үткәрде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

“Уңыш бәйрәме”ндә табигать нигъмәтләре, көзге муллыктан күргәзмә ясалды, яшелчә, җиләк-җимешләрнең файдалы үзенчәлекләре турында сүз алып барылды. Балалар көзгә багышланган табышмакларга жаваплар эзләделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ахырында һәркем кабак коймагыннан авыз итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев