Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара районы Мәдәният йортында «Салават күпере» иҗат берләшмәсенең юбилеена багышланган кичә узачак

18 февральдә Татарстандагы Кукмара районы Мәдәният йортында «Салават күпере» иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үзачак, дип хәбәр итә Бөтенөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Кунакларны рәссам Нурислам Галиевның картиналар күргәзмәсе каршы алачак. Якташ язучылар: Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, Рифә Рахман, Мәрзия Сәләхова-Мухина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рәшит Бәшәр, Резидә Гасыймова, Таһир Исмәгыйлев Кукмара районында яшәп иҗат итүче язучылыр һәм шагыйрьләре, композиторлары белән берлектә иҗат кичәсе үткәрәчәкләр. Концертта «Кукмара кышы» татар җыры фестиваль-конкурсының төрле еллардагы лауреатлары да катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев