Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара музеенда "Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара" дигән китап тәкъдим ителгән

"Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" дигән сериядә дөнья күргән әлеге китап Кукмара төбәгендә яшәүче милләттәшләребез, аларның гореф-гадәтләре, тел үзенчәлекләре турында бай мәгълүмат бирә. Бу җыентыкта борынгы ташбилгеләр, шәҗәрәләр, тарихи шәхесләргә багышланган язмалар да урын алган. Шулай ук анда җирле халыкның авыз иҗаты, җыр-моңнары, җирле осталарның кул эшләре, авыллар тарихы белән танышырга мөмкин. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган әлеге басма үз укучыларын табар һәм андагы язмалар һәркемдә зур кызыксыну уятыр дип ышанабыз. "Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара" дигән китап 2016 елда нәшер ителгән. Аның төзүчесе һәм фәнни мөхәррире М.З.Вәлиева. Китапны тәкъдир итү кичәсендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина, башкала кунаклары: Илсөяр Закирова, Рауза Солтанова, Флера Баязитова һәм галимнәргә ярдәм иткән кукмаралылар катнашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев