Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара мәдрәсәсендә шәмаилләр һәм картиналар күргәзмәсе ачылды

Кукмара мәдрәсәсендә районның Мәмәшир авылында яшәүче Муллахмәт Галимов иҗат иткән шәмаилләр һәм табигать күренешләрен сурәтләгән картиналардан торган күргәзмә ачылды. Үзешчән рәссам иҗаты белән танышырга теләүчеләр әлеге күргәзмәне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр карарга килә ала. Керү – ирекле, диелә районның “Хезмәт даны” газетасы игъланында.

Шәмаил — татар сәнгатенең үзенчәлекле һәм специфик төре. Бер үк вакытта шәмаил халык аңында Аллаһ Тәгаләгә ышану билгесе буларак та кабул ителә. Татарларда борынгыдан ук гарәп язуы белән язылган Коръән сүрәләре, догалар китап киштәләрендә яки стенада эленеп торган махсус букчаларда сакланган. Шәмаил татар гаиләсенең рухи кыйммәтен билгеләүче символ буларак кабул ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев