Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмара кызы Туапсе халкын таң калдырган

Илзирә Зарипова августта Туапсе шәһәрендә “Ел җыры” халыкара җыр фестивалендә чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Фестивальнең президенты, Россиянең халык артисты Ангелина Вовк аның талантына югары бәя бирде, дип шатлык уртаклаша Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы.

Илзирә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең вокал-соло бүлегендә шөгыльләнә, укытучысы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Нурмиева. Бу талантлы бала районның үзешчән композиторы Илгиз Зариповның кызы икәнен дә билгеләп үтик.

Илзирә Зарипова июль аенда Симферопольда ЮХИДИның 80еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада Татарстаннан бердәнбер җырчы буларак катнашкан иде. Севастополь, Бакчасарай шәһәрләрендә үткән концертларда да уңышлы чыгыш ясады ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев