Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар теле күптәннән бетәргә дучар ителгән" - Мирфатыйх Зәкиев (ӘҢГӘМӘ)

"Интертат" Филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев белән эксклюзив әңгәмә тәкъдим итә.
Мирфатыйх абый, сезгә алмашка яшьләр киләме? - Бу, әлбәттә, борчый торган мәсьәлә, ләкин фәнгә бөтенләй яшьләр килми дип әйтеп булмый. Аспирантураларга киләләр, керәләр, укыйлар, яклыйлар. Ул яктан билгеле бер тәртиптә эш бара, ләкин яшьләр гуманитар өлкәгә бик атлыгып тормыйлар. Чөнки бу юнәлештә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, башкаларга караганда, кимрәк. Бу өлкәгә килүчеләр аз. Гуманитар фәннәрне үстерү - ул безнең алда торган бурыч, чөнки гуманитар фәннәрсез, халыкны, аның мәдәниятын, тарихын торгызу, саклау мөмкин түгел. Дөрес тарих булмый торып, татар халкын саклап булмый!

"Тартар" Көнбатыш Европада "тәмуг кешеләре" дигән сүз

Сез татар халкының килеп чыгышында татар-монгол эзләрен кире кагасыз, тарихта моңа нисбәтле нинди карашлар бар соң? - 1950 еллардан бирле татар һәм төрки халыкларның тарихы белән шөгыльләнәм. Тел тарихы ул халык тарихы белән бер. Тел тарихын өйрәнгәндә, үзеннән-үзе халык тарихына барып чыгасың. Минем хезмәтләремне төрки республикаларда яратып кабул иттеләр, анда да үз укучыларым бар. Әйе, безнең татар халкын бик тырышып-тырышып татар-монгол яулары белән тиңләргә омтылалар. Имеш, без шуннан килгән, шулардан калган халык. Бу - дөрес түгел, чөнки татар-монголларны бөтен дөньяда төрле илләрне җимерүчеләр буларак искә алалар, начар яктан. Безнең хәтта яшьләребез чит илгә чыккач, татар булуыннан кыенсынып йөри. Аларны тартар белән тиңлиләр. Ә тартар ул Көнбатыш Европада “тәмуг кешеләре” дигән сүздән чыккан, иң начар, культурасыз, соңыннан гына формалашкан кыргый халыклар дигән сүз. Безнең тартарга нисбәтле китаплар чыкты. Инлиз галимнәре язган тартарлар - алар бөтенләй мәдәнияттән читтә тора торган, күчмә халыклар. Күчмә халыкларны “тартар” дип атап, менә безне дә культурасыз халыкка кертеп, безнең территорияләргә дә “тартар” исеме кушып бетергәннәр. Ул татар милләте сүзе түгел. Кайбер тарихчыларыбыз “тартар”ны татар белән тәңгәлләштереп, “Тартар” китапларын татар дип тәрҗемә итеп, бик күп ялгышлыклар җибәрде. Сөннәр, хуннар дигән халыкларны тартар дип язганнардан чыгып, шуны татар дип тәрҗемә итеп тә маташтылар. Бу дөрес түгел. Әлеге халыкларның килеп чыгышы төрле, ә этноним, ягъни атама бер. Ни өчен дигәндә, көнбатыш галимнәре бик борынгы чордан ук инде, бөтен Европа һәм Азиянең уңдырышлы җирләре инглизләрнеке дип игълан иткәннәр. Ә соңыннан килгән халыклар - янәсе, аларның җирләрен басып алган культурасыз халыклар. Алар сугышчан халыкларны Европадан бушатырга кирәк, дип әле ХI йөздә үк, Кытай аркылы монголларга барып, Европаны шушы “кыргый” халыклардан азат итәр өчен, монголларны котыртып йөргәннәр. “Тартар” дигән атамадан “татар” сүзе килеп чыккан, чөнки кытай телендә “р” хәрефе юк. Татар халкы тарихы томлыклары әзерләнеп беткәч, Энциклопедия институтын ябарга кирәк, диючеләр дә булды. Ә сез - аны ачтыруда башлап йөргән галим. - Булды андый хәлләр. Институтны ачар өчен Мәскәүгә барып рөхсәтләр сорап йөргән идек... Ә аннары, вакытлар узгач, Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институтын яптыртмаска да тырышып йөрдек, чөнки Институтның булуы кирәк. Безнең татар халкының тарихын, хәзерге тормышын, мәдәниятен, икътисадын өйрәнү дәвам итәргә тиеш. Чөнки шунсыз татар халкын саклау проблемасы хәл ителмәячәк. Энциклопедия, нигездә, VI томда беткән иде. Хәзер өстәп-өстәп калганнарын бирәләр. Гомер уза, үткән елларны да кертеп санаганда, иҗтимагый вакыйгаларны өсти башласаң,  ике елга бер том үсеп торачак.

90 яшемә VIII томлык сайланма хезмәтләремне әзерлим

Мирфатыйх әфәнде, хәзерге чорда ни белән мәшгульсез? - Мин тел, әдәбият һәм тарих институтыннан китмәдем. Чирек ставкада торам. Хәзер дә бик күп эшлим. Елына 4-5 халыкара конференциядә катнашам, 10-15ләп мәкалә чыгарам. Хәзер төп бурычым - үземнең 90 яшемә 8 томлык сайланма хезмәтләремне әзерләү. Хәзер инде аларны җыеп тупладым. Монда әле дәреслек, монографияләрне, кулланмаларны кертмәдем. Мәкаләләрне генә алдым. Минем бастырылган мәкаләләрем дә меңнән артык булып чыкты. Барысын да җыеп бетереп булмый. Хәзерге вакытта томлыкларымны эшкәртәм, сканердан чыгарып, электрон вариантын эшлим. Тәртипкә китерәм. Томлыкларымны чыгарырга хөкүмәт акча бирде. VIII томнан башка минем 30-40 зур монографиям, зур дәреслекләрем һәм кулланмаларым бар. Аларны да өстәсәм, утыз-кырык том итеп күрсәтерлек китаплар була инде...

Җиңелгән дәүләтнең теле дә иртәме-соңмы юкка чыгарга мөмкин

Кайбер язучыларыбыз корама телдә сөйләшәбез, телебезне үтерәбез, дип борчыла. Тел галиме буларак, бу күренешкә карашыгыз нинди? - Җөмлә төзелешләре дигән әйбер - ул шартлы әйбер. Сез рус әйләнмәләренә күнеккәнсез. Шулай кертеп җибәрсәгез, беркем дә сизми кала. Әмма элек алай иде дип, искечәгә кайтару, шулай ук, дөрес түгел. Тел үзгәреп тора, тормышның үзе кебек үк тел дә даими хәрәкәттә. Шуның өчен кисәтүләргә исегез китмәсен. Тел үзгәрә, үсә. Башка телләрнең тәэсирләре дә бар. Соңгы елларда инглиз теле тәэсире керә башлады. Англиягә конференциягә баргач, аларны ачуланып кайткан идем. Аларда үзләрен саклау проблемасы юк. Русларда да юк. Алар бик тырышып инглиз теленә күчәбез, дип йөриләр. Рус телен оныттырырга тырышалар. Бу күренешнең нәрсәгә китергәнен белмиләр. Рус халкын саклыйм әле, дигән галимнәр соңгы елларда гына күренә башлады. Инглиз теленә күчү проблемасы аларны күбрәк борчый, бездә киресенчә. - Тел югалса, милләт тә мәгънәсен, асылын җуядыр бит? - Соңгы елларда милләтләрне бетерү тенденциясе, Сталин башлаган сәясәт яңадан кузгалып килә. Россиядә төп тел Россия теле кала дип ачыктан-ачык әйтәләр. Рус теленә күчерү сәясәте бара. Ә татар теле күптәннән бетәргә дучар ителгән. Татар теленә һөҗүм, ул бетәргә тиеш дигән караш күптәннән килә. Сталин заманында Россиядә “совет халкы” дигән халык  булдырырга йөргәннәр иде. Бер телле, бер мәдәниятлене. Бөек Ватан сугышы вакытында ана телебезне юкка чыгару сәясәте тукталып торды, чөнки Гитлерга каршы көрәшергә вак халыклар да кирәк иде. Сугыш узгач, Сталин “Рус халкының үсеше өчен!” - дип  тост күтәргән. Шуннан соң руслаштыру кабат башлана икән диючеләр булган. Хәзер дә шундый ук “Россия халкы” дигәнне  гамәлгә ашырмакчылар, төп тел рус теле булачагын ачыктан-ачык әйтәләр. В.Путин рус телен саклау комиссиясен төзегәч, бу комиссия рус телен генә яклап эшчәнлек алып бара башлаган иде. Соңгы елларда комиссиядә милли телләрне саклау дигән кечкенә генә бүлек тә пәйда булды. Тел саклау мәсьәләсе милләтләрнең үзләреннән тора. Шулай да революциягә кадәр үк инде “безнең телебез югалачак”, дигән фикерләр чыккалаган. Киләчәктә телебезнең бетүе ихтимал, ләкин алай тиз арада гына түгел әле. Гомуми тарихка күз салсаң, яулап алынган илдә 100, 200 яисә аннан да күбрәк еллардан соң, басып алган халыкның үз теле урнаша һәм ул тулысынча урнашып бетәргә дә мөмкин. Андый илләр тарихта билгеле. Белешмә: Мирфатыйх Зәкиев Татарстанның Ютазы районында 1928 елда туган. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья тюркологлар ассоциациясенең Президиум әгьзасы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында халыкара тюркология Yзәге президиумының шәрәфле әгьзасы. РФ hәм ТРның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасының фән hәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында эшли.
 
Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Расих ФӘСХЕТДИНОВ
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев