Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Куба Республикасы Татарстанның иң мөһим икътисади партнерларының берсе

Бу хакта кичә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашуда хәбәр итте, диелә республика Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илчегә Татарстан Республикасына кызыксыну күрсәткәне һәм сәүдә-икътисад һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә омтылганы өчен рәхмәт белдерде. Алексей Песошин ассызыклаганча, Куба Казан вертолёт заводы һәм “КАМАЗ” автогиганты продукциясе өчен тотрыклы һәм перспективалы базарларның берсе санала.
Татарстан Премьер-министры хезмәттәшлекнең  башка перспективалы юнәлешләре арасында сәламәтлек саклау, спорт һәм туристлык өлкәсендәге элемтәләрне атады.
Эмилио Лосада Гарсиа үз чиратында, Татарстан һәм Куба арасында мөнәсәбәтләр бүген уңышлы үсә, дип билгеләде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев