Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Крутушка" IX Халыкара этник фестивален оештыручылар фольклор һ.б. темаларга фикер алышуларда катнашырга чакыра

25-27 августта «Крутушка» IX Халыкара этник фестивале узачак. Ул традиция буенча Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә оештырыла. 26 һәм 27 августта world music йолдызлары һәм фольклор-этнографик коллективлары концертлары, спектакльләр, төрле остаз дәресләре үтәчәк. Ә 25 августта оештыручылар фестиваль өчен яңа юнәлеш: лекция, презентацияләр, ә иң мөһиме фольклор һәм “этно”-хәрәкәтләргә хас темаларга фикер алышуларда катнашырга чакыра. Җомга фестивальдә катнашучылар һәм тамашачылар, белгечләр үзара танышу, тәҗрибә алмашу көне булачак. Шулай ук фестиваль көннәрендә халык кәсепчелеге ярминкәләре, күргәзмәләр, кино күрсәтүләр, перформанслар, этнопедагогика буенча дәресләр узачак. Чара “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында Милли сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Фестивальне “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” ҖЧҖ, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыклары, Биектау муниципаль районы хакимияте ярдәмендә оештыра. Фестивальдә катнашу тәртибе һәм гаризалар кабул итү вакыты турында http://fest.krutushka.ru сайтында белергә була.
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев