Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Күренекле язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат

Бакыйлыкка күчкән әдипнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Озакка сузылган каты авырудан соң күренекле язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә – 26 февральдә 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Чехов урамы 53нче йорт адресы буенча.
Бакыйлыкка күчкән әдипнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстан АССРның хәзерге Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбия-ты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен төгәлләп. кайтканнан сон, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. 1971 елдан бирле Татарстан радиотапшырулар комитетында редактор булып эшли. Ул 1979 елдан КПСС члены.
Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре әүвәл Лениногорск район газетасында басыла. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән «Яшь ленинчы» газетасында шигырьләр циклы басылып чыга, 1964 елда исә бг;р төркем шигырьләре «Җырчы чишмә» исемле коллектив җыентыкта дөнья у.урә. Җитмешенче еллардан башлап Җәүдәт Дәрзаман бары тик балалар эчен генә яза. 1975 елда аның «Ирбатыр» исемле әкиятләр җыентыгы, ә 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басыла. Композитор Ренат Еникеев шушы китап нигезендә ун кисәктән торган җырлар циклы иҗат итә, һәм 1979 елда Ленинградның «Мелодия» фирмасы аны аерым пластинка итеп чыгара. 1981 елда цикл ноталы басма рәвешендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителә.
Шагыйрьнең аерым шигырьләре һәм «Төнге маҗара» исемле әкияте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Җәүдәт Дәрзаман— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.



 

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев