Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлегендә чираттан тыш матбугат конференциясе узды

КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлегендә чираттан тыш матбугат конференциясе уздырылып, анда партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов үзенә карата мәгълүмати сугыш алып барылуы турында хәбәр итте. 2 ноябрь вакыйгаларыннан соң таралган мәгълүматларның барысын да Миргалимов ялган һәм яла, ә низаг килеп чыгуны коткы салу, дип атады. Хәзер шушы вакыйга нечкәлекләрен, Хафиз Миргалимов сүзләренчә, тикшерүчеләр өйрәнә. КПРФның Татарстан төбәк бүлеге икенче сәркатибе Артем Прокофьевны вазифасыннан алуны ул “хакимият вертикален ныгыту” дип аңлатты. Прокофьевның эшеннән китүе турындагы карар, партиянең төбәк бүлеге лидеры сүзләренчә, партия җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән. Нәтиҗәдә, Артем Прокофьев урынына икенче сәркатип вазифаларын башкаруга Рамил Гайфуллов билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев