Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Көзге марафон”да катнашасыгыз киләме?

11 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” спорт комплексы базасында йөгерү буенча “Көзге марафон” үткәреләчәк, дип хәбәр итә zpravda.ru.

Марафонда катнашу өчен иртәнге 9дан 11гә кадәр теркәлү шарты куелган. “Көзге марафон” парады сәгать 12 нче 15 минутта башлана. 42 км 195 м арага старт сәгать 10да бирелә, гомуми старт – 12 нче яртыда.

Әлеге чара шәһәрдә марафон хәрәкәтен башлаган Михаил Шорин истәлегенә багышлана. Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңыннан Яшел Үзәннең шәрәфле гражданы булган әлеге шәхес сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, 50 марафон һәм 30 Яңа ел йөгерүләрен оештырган, аларда катнашкан кеше буларак билгеле. “Көзге марафон” 1974-1985 елларда һәр көздә уздырылган, спорт ветераннары һәм район җитәкчелеге башлангычы белән 2013 елның октябреннән ул яңадан үткәрелә башлаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев