Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Көзге күңел төшенкелеген "җиңү" серләре

Еш кына көз килү белән үзебез дә кәефсезләнәбез, боегып киткәндәй булабыз, юктан да күңел тула, елыйсы килә.

Психологлар көз көне була торган бу күңел төшенкелеген гадәти хәл дип саный, ни хикмәт, мондый халәт организм өчен файдалы да була ала икән. Ә менә төшенкелек озакка сузылса, аның депрессиягә әйләнүе дә бар. Белгечләр әйтүенчә, көз көне табигатьнең энергетикасы сүлпәнәя. Үсемлекләр, хайваннар кышка әзерлә­нә, кеше дә табигатьнең бер өлеше буларак, үзендә энергия кимүне сизә. Ел фасылы үзгәрү, яшәү гадәтләре алышыну төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Ни хикмәт, көзге төшенкелек сизгер күңелле иҗат кешеләрендә генә түгел, гади эшчеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Баксаң, кешеләрнең 4-5 проценты көзге депрессиягә бирелүчән икән. Кояшның юкка чыгуы, еш яуган яңгырлар кешеләрнең рухи һәм физик халәтенә тискәре тәэсир итә. Караңгыда кешенең баш мие мелатонин дип аталган гормон бүлеп чыгара. Табиблар, бу гормон тынычландыра һәм организмга артык тәэсир итеп, кешенең физик, акыл эшчәнлеген киметергә дә мөмкин, диләр. Озакка сузылган төшенкелек, борчу, эшкә кул бармау, йокысызлык, эч пошу, баш авырту, моңсулану, тиз ару – депрессия билгеләре шулар. Психологлар көзге депрессия белән көрәшүнең төрле юлларын тәкъдим итә. Әйтик, психолог Ләлә Баһрамшина, мондый чакта табигатькә якын булырга кирәк, дип саный. Төшенкелекне урман, парклар дәвалый, ди ул. Берәр кызык­лы кинога, комедиягә бару да позитив энергия бирә. Тагын бер үзенчәлекле ысул: зәңгәр пластик шешәгә су тутырасың да, бер сәгатькә кояшка куясың яки электр яктылыгы астында тотасың. Су энергетик эчемлеккә әйләнәчәк, ди психолог. Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы профессоры, психолог, психотерапевт Римма Нәбиуллина исә, урамда нинди генә һава торышы булмасын, кеше тормыштан тәм табып яшәргә тиеш, дигән фикердә. – Көзне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Көзге тынлыктан да үзеңә файда табарга була. Уйлану, күңелне аңларга тырышу уңай нәтиҗәләр китерә. Кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, дөрес туклану, тиешенчә йоклау мөһим. Үз эшеңне яратырга, тәмле, файдалы ашарга, күңелең кушкан эшне башкарырга, матур әдәбият укырга, иҗат итәргә кирәк. Моңаймагыз, моңланыгыз, биегез. Балаларыгызны, якыннарыгызны ешрак кочаклагыз. Елмаегыз. Яшәргә курыкмагыз. Үпкәләткәннәрне гафу итегез. Тормышның бары уңай якларын гына күрергә тырышыгыз. Һәм һәрчак истә тотыгыз – яхшылык бары яхшылык кына тудыра, – дип киңәш итә Римма Нәбиуллина. Төшенкелеккә бирелмәс өчен 3 киңәш: Ял белән эшне дөрес оештырыгыз. Тәүлегенә кимендә җиде-сигез сәгать йокларга киңәш ителә. Дөрес тукланыгыз. Составында D һәм Е витаминнары булган фундук, арахис чикләвекләре, карабодай, сөт ризыклары, шулай ук балык, яшелчәләр, җиләк җимеш, чамасы белән шоколад ашау файдалы. Яраткан эшегез белән шөгыльләнегез. Физик күнегүләр ясаганда галимнәр шатлык гормоннары бүленеп чыга, дип ачыклаганнар. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән аралашырга вакыт табыгыз. Кинога, театрга, кунакка йөрү дә кәефне күтәрә.

Сүзен-сүзгә

Мәдинә Маликова, язучы: – Мин көзге төшенкелеккә бирелмәс өчен гел хәрәкәттә булырга тырышам. Бакчам бар. Шунда мәш киләм. Әле менә сарымсак утыртып, алмагачның корыган ботакларын кисеп кайттым. Арча районы Казанбаш авылында мәктәп укучылары белән очрашу бик күп уңай эмоцияләр бирде. Анда кунакханәләрдә генә була торган чисталыкка, матурлыкка сокландым. Ни дисәң дә, көзнең үз матурлыгы бар. Тәрәзәмә төшеп торган каенның сары яфраклары әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Көзге гүзәллек эчендә яшим. Айгөл Сәлимҗанова, Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе: – Депрессиягә вакыт калмасын дисәң, һәр мизгелнең кадерен белеп, актив тормыш белән яшәргә кирәк. Килеп туган күңелсезлекләрдә дә яхшыны күрер­гә, вакыйгалардан сабак алырга өйрәнергә киңәш итәр идем. Сынаулар кешене ныгыта гына. Татарстанда психик һәм психологик тайпылышлар күзәтелгән 8 меңнән артык авыру кеше исәпләнә. Белгечләр мондый авыруларны кисәтү, шулай ук депрессия булдыр­мас өчен эш белән ялны дөрес оештырырга киңәш итә. Рамил Мозаффаров, Казанның Вахитов районы 14нче мәктәп укытучысы: – Яраткан шөгылең булса, төшенкелеккә бирелергә вакыт калмыйдыр ул. Әйтик, кемдер кибетләргә йөрүдән тәм таба, икенчеләре китап укый, ят ризык пешерә. Физик эш башкару, спорт белән шөгыльләнү начар уйларга ирек бирми.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев