Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Космонавтика көне уңаеннан КФУның астрономия обсерваториясе кичке бәйрәм программасын тәкъдим итә

Бүген 12 апрель, Космонавтика көнендә, КФУның В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе кичке бәйрәм программасын тәкъдим итә. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте җиткерде. Өч кичке сеанс вакытында фәнни-популяр лекцияләр тыңларга, борынгы уникаль телескоплар, шул исәптән Меридиан түгәрәге һәм Энгельгардтның яраткан телескобы - 40 сантиметрлы рефракторы белән танышырга тәкъдим итәчәкләр. Кояш батканнан соң, аяз һава булган очракта, телескоптан күк йөзен күзәтергә мөмкин булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев