Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръәннең яңа тәфсирләре дөнья күрде

2017 елдан башлап әлеге уку әсбапларының яңартылган вариантлары чыга башлады. Алар - рус, татар һәм гарәп телендә. Бу хакта Тататарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мисал өчен, быел Әхмәдхади Максудиның "Восточная логика", Сираҗетдин әл-Газнәви әл-Һиндинең "Толкование акыды ат-Тахави", имам Шөренбуләлинең татар телендә «Нур әль-Изах» һәм Сәет Әхмәт Баланбуриның гарәп телендә «Мабадиг аль-усуль» китаплары дөнья күрде. Июльдә нәшриятта тагын ике дәреслек нәшер ителде: Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Тафсир Джалялейн» һәм «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» хезмәтләре. «Тафсир Джалялейн» – Җәләл әд-Дином әл-Мәхәлли һәм Җәләл әд-Дином әс-Сөети тарафыннан язылган Коръән тәфсире. Бу авторларның берсе - хезмәтен язып бетерергә өлгермәгән мөгаллим, икенчесе - шул тәфсирне 40 көндә тәмамлаган аның атаклы укучысы әс-Суюти. Тәфсирдә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелә, Коръән аятьләре һәм сүрәләрнең иңдерелү сәбәпләре һәм кыраат турында сөйләнә, берничә файдалы хәдис кертелгән. 448 битлек китап гарәп телендә чыккан. Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» уку әсбабы имам әл-Байкунинең шигъри трактаты тексты һәм Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйни шәрехләре нигезендә әзерләнә. Дәреслектә хәдисләр турындагы фәннең терминологиясе һәм башка аспектларының мөһим мәсьәләләре карала. Теленең гадилеге һәм аңлаешлылыгы китапны хәдисләр турындагы белемнең нигезләрен өйрәнә башлаганнарга һәм шушы фән турында төп мәгълүматны, терминнарны үзләштерергә теләүчеләргә тәкъдим итәргә мөмкин. 312 битлек китап рус телендә нәшер ителгән. Бүгенге көндә "Хозур" нәшрият йорты тагын имам Габдрахман Карабашиның "Китабут-таджвид» һәм имам Мөхәммәд Гашыйк Иляһи әл-Барнинең «Тасхиль ад-Дарури» китапларын чыгарырга әзерләнә. Барлык китаплар да сатуга тапшырылган. +7 (843) 258-52-01 телефоны буенча мәгълүмат бирелә, диелә нәзарәт хәбәрендә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев