Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръәннең Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруындагы аудио-версиясе кабат дөньяга чыгарылды

Дөньяга кабат Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръәннең аудиоверсиясе чыкты. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Диния Нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты каршында эшләп килүче “Азан” радиосы тарафыннан әлеге уникаль медиабасма кызыксынучыларның күпләп сораулары буенча нәшер ителде. Бу аудиодискта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында Коръән-Кәримдәге барлык сүрәләрнең язмасы бирелә. Аудиоязмаларны туплау Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья оешмасы вәкиле, шәйх Хәсән Һәдия җитәкчелегендә алып барылды. Басма, беренче тапкыр дөнья күргәч, Россиядә яшәүче мөселманнарга Татарстан мөфтие башкаруында тулы Коръәнне тыңлау мөмкинлеген бирде. Моңарчы бары Мәдинә, Мисыр, Төркия хафизлары башкаруында гына тулы Коръәнне тыңлап була иде. Татарстан мөфтие тарафыннан яздырылган Коръәннең аудиоверсиясе үзенчәлекле булып тора, чөнки укучы булып беренче тапкыр Россия мөфтие-хафиз чыгыш ясый. Коръәнне яздыру өчен сигез айдан артык вакыт киткән.
Татар информ
фото: dumrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев