Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръәннең кайбер мобиль кушымталарында җитди хаталар ачыкланган

Коръән мобиль кушымталарының кайберләрендә хаталар күп, дип хәбәр итә Истанбулдан “Анадолу” агентлыгы. Бу хакта исә Бөтендөнья ислам лигасы карамагындагы Коръән белгечләре Халыкара оешмасы (Рабита аль-Алам аль-Ислами) кисәткән.

Apple Store, Google Play һәм башка сайтлардан һәм онлайн-кибетләрдән алынган Коръән укырга мөмкинлек бирүче кайбер мобиль кушымталарларда хаталар барлыгы ачыклаган. Хаталарга зарланып дистәләгән кешедән мөрәҗәгать килгән. Аерым алганда, мәсәлән, quran 360 кушымтасында аңлатмаларда хаталар табылган, ә Kur'an-ı Kerim кушымтасында берничә аят төшереп калдырылган. A.S.H. компаниясе тәкъдим иткән Kur'an кушымтасында да хаталар бар икән.

Коръән белгечләре ышанычлырак чыганаклардан файдаланырга тәкъдим итеп, mushaf-services.qurancomplex.gov.sa, quran.ksu.edu.sa, www.quranflash.com кебек чыганакларны киңәш итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев