Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръәнне уку бәйгесендә җиңүчеләргә Хаҗга юллама тапшырылачак

8 апрельдә Баулыда хатын-кызлар арасында Коръәннең соңгы 3 өлешен белүче хатын-кызлар арасында бәйге узачак. Изге Китап барлыгы 30 өлештән тора. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте яза. Чараны республика мөселманнары Диния нәзарәте, ТР көньяк-көнчыгыш казыяты, Баулы мөхтәсибәте һәм Баулы районы администрациясе оештыра. Бәйгене тантаналы рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ачачак дип көтелә. Ярышта республиканың 19 мөслимәсе катнашырга теләк белдергән. Шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә катнашучылар гариза биргән: Башкортстан, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре. Хатын-кызлар Изге Коръәннең соңгы 3 дҗүзен белүдәге ярышны ике яшь төркеменә бүленеп үтәчәк: 18 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Бәйгенең иң яшь катнашучысына 7 яшь. Ике яшь төркемендәге җиңүчеләргә һәм икенче урынга лаек булучыларга төп бүләк - Хаҗга юллама тапшырылачак. Шул рәвешле, "ТР ДИНИЯ нәзарәте Хаҗ"операторының “Стандарт” программасы буенча бер тапкыр фарыз хаҗ үтәргә мөмкинлек бирүче 4 сертификат уйнатылачак. Калган призерлар һәм катнашучылар кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр алачак. Конкурс түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Баулы шәһәре, Ленин урамы, 13 йорт, М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты. Башлана сәгать 8.00 дә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев