Татарстан Диния нәзарәте Аллаһ сүзен халыкка фильм аша да җиткерерә тели. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров үз фикерләрен җиткерде. Мәүлид аеның фазыйләтләре, аны үткәрү тарихы һәм, гомумән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең игелекле гамәлләре хакында да сөйләде.
Динебезнең җитәкчеләре – башлыча, яшьләр. Шуңа булса кирәк, дәгъвәт юлында алар һәр төрле замана чараларын да уңышлы куллана.
- Хәзрәт, Коръән турында фильм төшерү идеясе ничегрәк туды?
- Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дини эчтәлекле фильмнар әзерләүгә зур игътибар бирә. Рухи мирасыбызга багышланган фильмнар төшерелде, бу эш хәзер дә дәвам итә.
Күптән түгел генә Галимҗан Барудига багышлап фильм эшләнде, чөнки 2017 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Галимҗан Баруди елы дип игълан ителгән иде. Быел күренекле дин галименең 160 еллыгын билгеләп узабыз. Үткән елны, хәтерләсәгез, татар ишаннарына багышланган фильм төшергән идек. Быел Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән Коръәнгә багышланган документаль фильм эшләргә ниятлибез. Бу проектта пәйгамбәребез (с.г.в.с) чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр Коръәни-кәримнең тарихын күрсәтү күздә тотыла. Изге китапның тарихы бик бай, адәм баласына ул күп гыйлемнәр бирә, бәхет-сәгадәт юлын күрсәтә.
Кайбер кешеләр Коръәнне пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) язган диләр, ләкин әлеге фикер дөреслеккә туры килми. Коръән ул – Аллаһ сүзе. Изге Китаптагы һәрбер сүз - Аллаһныкы. Без моны исбатлап күрсәтергә уйлыйбыз. Коръән ничек иңдерелә башлаган, ничек сакланган? Бу эштә сәхабәләр нинди көч куйганнар? Коръән китап итеп ничек тупланган? Коръәнгә хәрәкәләрне, башка төр билгеләрне кем, ничек, ни өчен куйган? Татар галимнәренең Коръәнне саклауга һәм бастыруга керткән өлешләре турында да бәйнә-бәйнә аңлатып сөйләргә ниятлибез. “Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган” диләр. Казан басмасы турында да әтрафлы мәгълүмат тупланачак. Коръән беренче мәртәбә 1787 елда Петербург шәһәрендә Екатерина II рөхсәте белән бастырылган. Ләкин ул бик киң таралмаган. Ә менә Петербургтагы типография Казанга күчкәч, Казан басмасы бөтен мөселман дөньясына таралган, дип әйтә алабыз.Дәүләт акчасына басылганы таралмый
- Сәбәбе нидә соң? Петербургтагысы таралмаган, ә Казан басмасы таралган?
- Казанда Коръән күбрәк басылган, Казандагысы мөселман кешеләре акчасына нәшер ителгән. Шуңа күрә ул беренче басма Коръән булып санала, ә Петербургта ул дәүләт акчасына басылган була. Казан басмасын мактыйлар да. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Татарстан мөфтияте күптән түгел генә яңа басманы әзерләде. Коръәннең яңа Казан басмасы дөнья стандартларына туры килә. Мәсәлән, әлеге басманың бөтен битләрендә 15әр юл. Һәрбер биттә аять тәмамлана. Бер биттә башланып икенчесендә дәвам итми дигән сүз. Яңа фильмыбызда менә шушы изге проектның әзерләнүен дә күрсәтергә телибез. Бу проектта кемнәр катнашканын да яктыртмакчы булабыз. Хәзерге вакытта Татарстан мөфтияте татар һәм рус телендәге тәфсирләрне әзерли. Бүгенге көндә күп төрле тәфсирләр бар. Безнең мәзһәбкә туры килмәгәннәре дә очрый. Кайсыбер тәрҗемәләрдә берише аятьләрдәге сүзләр дөрес тәрҗемә ителмәгән, дөрес заманда куелмаган сүзләргә дә юлыгасың. Күп төрле тәфсирләр булганга күрә, Татарстан мөфтияте Хәнәфи мәзһәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры килгән тәфсирне әзерләргә хәл кылды. Коръәннең тулы тәрҗемәсе генә түгел, җәяләр эчендә кыскача аңлатмалары да булачак. Коръәннең тәрҗемәсен укып кына, Аны аңлау мөмкин түгел, чөнки һәрбер аятьнең иңү сәбәбе, хикмәте бар. Менә шул хасиятләрне безгә тәфсирләр аңлатып бирәчәк инде.
- Нияз хәзрәт, үзегез дә “бай тарих,” дип әйттегез. Аны кайлардан җыеп бирәчәксез? Архивларга мөрәҗәгать итәчәксезме? Тарихи кадрлар да кирәк булачак бит инде? Бәлкем чит ил галимнәрен җәлеп итәргә ниятли торгансыздыр?
- Фильмны әзерләгәндә, әлбәттә, архив чыганаклары кулланылачак. Мәсәлән, Петербург галимнәре белән элемтәгә керергә ниятлибез. Пиотровскийга мөрәҗәгать итәргә өметләнәбез. Казандагы галимнәр белән дә элемтәдә булачакбыз, башка белгечләр дә җәлеп ителәчәк. Коръәнне өйрәнгән, тәфсирләрне әзерләгән галимнәр белән хезмәттәшлек итәчәкбез, иншә Аллаһ. Казанда гына түгел, башка җирләрдә дә төшерербез дип уйлыйбыз...
Фильм мөселман фестиваленә дә тәкъдим ителәчәк.
- Әлеге масштаблы проектның нәтиҗәсен күрү бәхетенә киң катлам тамашачысы кайчан ирешер икән?
- 2018 елда Коръән турындагы документаль фильмны тамаша кылу мөмкинлеге булыр. Бәлкем, фильмны Казанда оештырылучы Халыкара Мөселман киносы фестиваленә дә тәкъдим итәрбез.
- Диния нәзарәте ислам дәгъватында фильмнарны отышлы файдалана. Шулай да ничә картина әзерләнде?
- Динебезнең нигезләре турындагы 5 фильм (Миңа ислам турында сөйлә, миңа иман турында сөйлә, миңа ихсан турында сөйлә, миңа хаҗ турында сөйлә, миңа хәләл турында сөйлә). Шулай ук татар ишаннарына, Галимҗан хәзрәт Барудига һәм Татарстан мөфтиятенең 25 еллыгына багышланган фильмнар. Алар әледән-әле төрле мәйданчыкларда күрсәтелә.
- Ә шулай да теләүчеләр кайдан карый алалар?
- Татарстан мөфтияте әзерләгән документаль фильмнар ютуб, dumrt.ru, islam-today сайтларында бар. Аларны аннан теләгән һәркем кереп карый ала.
- 2017 ел дин галиме Галимҗан Барудига багышланды. Фильмнан тыш нәрсәләр эшләнелде?
Татар матбугаты
"Коръәнгә багышланган документаль фильм эшләргә ниятлибез" - Нияз хәзрәт Сабиров (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев