Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръәндә: "Һәрбер кеше ут аша үтәр", – дигән аять бар... (Йосыф хәзрәт Дәүләтшин б/н ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Интертат Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән җәннәт һәм җәһәннәмгә кагылышлы кайбер мәсьәләләргә тукталды. Кемнәр өчен җәһәннәм мәңгелек? Кыямәт көнендә Аллаһ каршына кешенең җаны да, тәне дә бергә чыгачакмы? Җәннәткә кергән кешене Аллаһ Тәгалә нинди нигъмәтләр белән шатландырачак?

Һәрбер кеше ут аша үтәр

Коръәндә: “Һәрбер кеше ут аша үтәр”, – дигән аять бар. Моны ничек аңларга соң? Беренчедән, бөтен кеше сират күпере аша чыга, ә сират күперенең астында җәһәннәм, ягъни кеше аның эссесен тоячак. Димәк, бу аятьнең бер мәгънәсе бөтен кеше җәһәннәмне күрәчәк дип килә.

Аннан соң, кешеләр җәннәткә кергәч тә, Аллаһ Тәгалә аларга даими рәвештә җәһәннәм әһелләрен күрсәтеп торачак. Җәннәтнең тәмен тояр өчен һәм җәннәттәге сый-хөрмәтләрнең ни кадәр зур булуын аңлар өчен җәһәннәмне дә күреп торырга кирәк.

Икенчедән, шундый кешеләр була: башта җәһәннәмгә кереп, дөньялыкта кылган гөнаһлары өчен җәһәннәм утында яначак. Ләкин алар иманлы, мөселман булу сәбәпле, шушы гөнаһлары өчен газапны алып бетергәннән соң, Аллаһ Тәгалә аларны гафу итеп, җәннәт күлендә юындырып, җәннәткә күчерәчәк. Бу очрак җәһәннәм аша җәннәткә керүче дигән сүзләрнең туры мәгънәсен күрсәтә.

Кеше дөньялыктан нинди тән белән килсә, шул тән белән кубарылачак

Гомумән алганда, дөньяда кешене җаны да, тәне дә бергә алып бара. Хәтта кабердә дә кешенең җаны кире тәнгә кайта. Ләкин ул тән без җир куенына салган, гүргә иңдергән һәм анда череп бетәсе тән түгел, ул башка параллельдагы тән. Ләкин кеше үзенең тәне белән кабердә ятачак, аның тәне булачак. Һәм инде кемнеңдер тәнен утка тотачаклар, кемнеңдер тәненә ләззәт бирәчәкләр. Мәсәлән, җәннәт ятагында җаны белән ятмый, тәне белән ята.

Кыямәт көнендә дә кеше дөньялыктан нинди тән белән килсә, шул тән белән кубарылачак. Сугыш кырында үлгән кеше ничек канга батып үлгән булса, Кыямәт көнендә дә шулай канга баткан килеш торачак һәм бөтен кеше: “Кара әле, бу изге юлда һәлак булган, шәһит булган бит”, – дип әйтәчәк.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: “Бу дөньяда гаепсезгә үтерелгән кеше канга батып, кабереннән торыр һәм үзен үтерүчене кулыннан тотып, Аллаһ янына алып килер һәм әйтер: “Йә Раббым, сора әле бу бәндәң нинди гаеп белән мине үтерде?” Ягъни, аның тәне булачак.

Тәкәббер кешеләр хакында, мәсәлән, хәдистә килә. Кемнәр бу дөньяда борыннарын чөеп, үзләрен әллә кемгә куеп йөрделәр алар кырмыска кадәр булыр, аларның куллары аяклары була, ләкин кырмыска кадәр булачак һәм аларны таптап йөриячәкләр, ди. Кемнәр, мәсәлән, мәчеттә азан әйтә, аларның муеннары озын булыр. Димәк, аларның тәннәре дә булыр.

Кыямәт көнендә кешеләр ялангач булачак, әмма аларда ул кайгы булмаячак

Кыямәт көнендә кабердән торгач, бөтен кеше ялангач була. Хәтта сөекле пәйгамбәребез анадан тума ялангач булачаксыз дип әйткәч, пәйгамбәребезнең хатыны аптырап калды һәм әйтте: “Йә рәсүлүллаһ, ничек инде ирләр белән хатыннар бер урында җыелып, бөтенесе ялангач булырлармы?” – дип. Пәйгамбәребез: “Әйе ирләр, хатыннар бергә җыелып, бөтенесе ялангач булыр, ләкин аларда бер-берсен күрү  кайгысы булмас”, – ди. Чит ир белән чит хатын-кыз бер урында ялангач басып торачак, ләкин бер-берсен күрмәячәк, чөнки аларның йөрәкләрендә шулкадәр курку булачак һәм “мин хәзер кая булам, җәннәттәме, җәһәннәмдәме” дигән уй белән алар анда беркемне күрмәс хәлдә булырлар.

Кыямәттән соң һәркемгә кием өләшенер

Ата баланы күрмәс, бала атаны күрмәс, туган туганнан качар, кыямәт шундый көн, анда беркем беркемне күрми. Шуннан соң аларга кием таратыла. Пәйгамбәребез әйтә, иң беренче киемне Ибраһим г.с.гә бирәчәкләр. Изге кешеләргә җәннәттәге кием ефәк, атлас, парча килә дип әйтелә, ләкин ул бу дөньяда без белгән ефәкләр түгел, әлбәттә.

Ә инде имансызларның һәм гөнаһлы бәндәләрнең киемнәре Коръәндә “катыран” дип килә, ул сумала кебек булып, аларның өсләренә агызылачак һәм өсләрендә катып калачак. Ә җәннәттә яхшы, затлы киемнәр булыр, алар гел алышынып, үзгәреп торыр.

Ул көнне ата үзенең баласыннан, үзенең хатыныннан, иреннән качар, туган туганны күрмәс, һәркемдә үз кайгысы булыр. Ягъни, бу көнне кеше үзен шулкадәр кайгыртачак, хәтта кеше кешене күрмәячәк. Коръән Кәримдә килә, кайбер балалар әти-әниләренә бармак белән төртеп күрсәтеп, без имансыз, тәрбиясез булдык, чөнки менә алар безне шулай тәрбияләде”, – дип әйтәчәкләр. Кыямәттә һәркемдә үз кайгысы булачак.

Кемнәр өчен җәһәннәм мәңгелек?

Әгәр дә кешенең калебендә иманы булмаган, Аллаһ Тәгаләне танымаган икән һәм ул кешегә килеп: “Аллаһ Тәгалә бар, ул бер, аның дине, пәйгамбәрләре бар, җәннәт, җәһәннәм бар”, – дип хакыйкатьне ирештергәннәр икән, һәм ул шушы хакыйкатьне күреп, ишетеп, аны кабул итәргә теләмәгән икән, андый кешеләр имансыз дип атала һәм мәңгелек җәһәннәм алар өчен әзерләнгән.

Җәннәтнең бер хикмәте: кеше җәннәттә дә гаиләсе белән булачак

Җәннәт безнең кайтасы йортыбыз, аның киңлеген һәм җәннәттәге сый-хөрмәтләрне бу дөнья белән берничек тә чагыштырып булмый. Без гомер буе дөньяны өйрәнәбез, ләкин өйрәнеп бетерә алмыйбыз, ә җәннәт тагын да зуррак. Дөньяны җәннәт белән чагыштырып булмый, нәкъ шулай ук җәһәннәм белән дә. Җәннәт тә, җәһәннәм дә бик зур, аның программасы да бик зур. Әлбәттә, җәннәт ул рәхәт йорт, җәннәттә кешеләр рәхәттә яшәргә тиешле, чөнки алар инде утны, суны үткәннәр, дөньяда сынауны, каберне, кыямәт дәһшәтен, сиратны үткән, алар хәзер җәннәттә, сый-хөрмәттә булачак.

Җәннәт – ул бакча дигәнне аңлата. Ул бакча бүленгән була, шул бакчада кешеләрнең өйләре торачак. Ул өйләрнең бер кирпече алдыннан икенчесе көмештән булачак. Эчтән тышка карасаң, күренәчәк, тыштан карасаң, эче күренмәячәк.

Җәннәткә кергән кеше шунда үзенең гаиләсе, якыннары белән яшәячәк. Җәннәтнең бер хикмәте: кеше җәннәттә дә гаиләсе белән булачак, хәтта бу дөньяда берәүнең гаиләсе булмаса, аңа җәннәттә гаилә булдырачаклар. Ул яки кияүгә чыга, яки өйләнәчәк, җәннәттә гаиләсе белән яшәячәк, бу аның мәңгелек гаиләсе булачак.

Җәннәттә бернәрсәгә дә мохтаҗлык юк

Җәннәттә кешенең бернәрсәгә дә ихтыяҗы булмаячак. Без бу дөньяда ашамасак – үләбез, эчмәсәк – үләбез, без бу дөньяда бәдрәфкә барып, йомыш үтәргә тиеш. Җәннәттә андый нәрсәләр булмый, җәннәттә, беренчедән, кеше бернәрсәгә дә мохтаҗ булмый, аның беркайчан да тамагы ачмаячак, сусамаячак, ул беркайчан да армый, йокламый. Кеше нигә йоклый? Чөнки ул хәлсезләнә, аңа ял кирәк. Ә җәннәттә кешенең хәле бетми, анда йоклап вакыт әрәм итмәячәк. Анда инде эшкә барасы, акча эшлисе юк, көн саен яңа программа белән шушы җәннәт сый-хөрмәтләрен авыз итәчәк.

Әлбәттә, мәңгелек булса да, җәннәттән беркем дә туймаячак. “Булды туйдым мин, берәр нәрсә эшләп булмыймы?” – дип беркем дә Аллаһка зар кылып килми. Ашарга, эчәргә ихтыяҗ булмаса да, ул ашаячак, эчәчәк, тамагы ачыкканга түгел, ә тәмле булган өчен. Җәннәтнең җимешләре, челтерәп аккан чишмәләре, бал, шәраб, сөт елгалары – алар бөтенесе кешегә ләззәт, рәхәтлек бирәчәк.

Ислам гакыйдасы буенча җәннәттә рухи ләззәт һәм тән ләззәте булачак. Кайбер диннәр анда рухи ләззәт кенә була дип әйтәләр, ашау, эчү, үзеңнең гаиләң белән булу кебек нәрсәләр юк дигән фикердә. Ә ислам тәгълиматы буенча рух та, тән дә ләззәт алачак. Мәсәлән, ир белән хатын дөньядагы кебек бергә яшәячәк, кочаклап, үбеп, яратып яшәячәкләр, моның ләззәтен тоячаклар. Ләкин, әйткәнебезчә, ихтыяҗ булганга түгел, ә шуларның рәхәтен, ләззәтен тояр өчен генә.

Җәннәттә ир-атларга хур кызлары булачак, ә хатын-кызларга?

Ислам тәгълиматында җәннәттә дә, җәһәннәмдә дә кешенең җаны да, тәне дә була. Җәһәннәмдә җан да, тән дә яна, икесе дә газап күрә, җәннәттә икесе дә ләззәт күрә.

Һәм җәннәтнең янә бер ләззәте - ир-атка - хатын-кыз, хатын-кызга - ир булачак. Ягъни, үзара тормыш итү, җенси мөнәсәбәт, якынлык кылу булачак һәм җәннәт дәрәҗәсендә булачак, дөньядагы кебек кенә түгел. Һәм менә монда хур кызлары дигәннән. Махсус  җәннәт өчен яратылган, бу дөньяда беркайчан да булмаган җәннәт хур кызлары була. Алар бик матур, бик чибәр, башка ир кулы тимәгән булып, иманлы кешегә биреләчәк. Ләкин шуны да әйтергә кирәк, кайсы хатын кыз бу дөньяда изгелек кылып, җәннәткә керә, ул хәтта хур кызларыннан да матур булачак.

Бер хатын-кыз килеп, пәйгамбәребездән сорады: “Кайсы матур булачак: дөньядан кергән хатын-кызмы, әллә җәннәттәге хур кызларымы?” Сөекле пәйгамбәребез сорады: “Ә җәннәттәге хур кызлары намаз укыганмы соң? Юк. Ураза тотканмы соң? Юк. Ә иренә итагать кылганмы? Юк.” Бу нәрсәне аңлата -дөньялыкта шушы сынауларны үтеп, иманлы хатын-кыз җәннәттә керсә, ул андагы хур кызларыннан да матур булачак һәм ул ире белән җәннәттә яшәячәк.

Дөньялыкта да ирем белән интегеп яшәдем, җәннәттә дә шуның белән яшисе булырмы?

Гарәп шәехы бервакыт шулай вәгазендә, сез хатын-кызлар ирләрегез белән булачаксыз дип әйткәч, бер апа: “Бу дөньяда да ирем белән күпме интегеп яшәдем, җәннәттә дә шуның белән яшисе булырмы?” – дип сорый. Галим: “Ирең җәннәттә керә икән, ул андый булмаячак, ул анда иң яхшы, иң хәерлесе булачак.”

Кайбер хатын кызның, әгәр дә ире булмаса, яки җәннәткә кермәсә, аны башка, иң яхшы, иң хәерле иргә кияүгә бирәчәкләр. Бу дөньяда авырып, кияүгә чыга алмаган хатын-кыз булырга мөмкин. Мәсәлән, гарипләр бар, аларга Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен, аларны беркем кияүгә алмаган. Яки яшьли үлеп китүче сабыйлар бар. Алар берсе дә ялгыз булмаячак. Бөтенесе җәннәттә кияүгә чыгачак һәм гаиләләре булачак, алар кемнеңдер яраткан хатыннары булачак ин шә Аллаһ.


Автор: Алмаз БИККОЛ, Мәрьям НАСЫЙРОВА
Фото: Михаил Захаров
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев