Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коръән уку бәйгесенең икенче этабы башлана

Август аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән татарлар арасында Коръән укырга өйрәнүне үстерү һәм Коръән-хафизларны арттыру максатыннан, өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә Татарстан районнарындагы мөхтәсибәтләрне колачлаган беренче тур тәмамланып килә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Ноябрь дәвамында республикадагы тугыз казыятьтә икенче этап үтәчәк. Мәгълүм булганча, йомгаклау туры 7 декабрьдә Казанда узачак. Җиңүчеләр ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында аерым билгеләнәчәк. Беренче урынны алучылар Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.

Татарстан Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин әлеге конкурс хакында болай диде: “Коръәнне белүнең, аны укуның һәм Коръән кушканча яшәүнең мәртәбәсе бик зур. Коръәнне Аллаһы тәгалә безгә бүләк итеп биргән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә "Сездән иң хәерлерәк кешеләр шулардыр, кем Коръәнне өйрәнә һәм башкаларга өйрәтә", ди. Коръән уку һәм яттан сөйләү бәйгесен Изге Китапны өйрәнүгә күбрәк игътибар юнәлтү, яшьләрне, балаларны җәлеп итү ниятеннән үткәрәбез. Без бу конкурсларда Изге Китапны өйрәнүнең фәзыйләтләре турында да аңлатабыз, вәгазьлибез. Һәр мөхтәсибәттә Коръәнне өйрәнү процессының өзлексез, даими алып барылуы бик мөһим".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев