Бәйрәм намазына кадәр чалынган корбан кабул булмаячагын да искәртте хәзрәт. Бәйрәм көннәрендә Казанның 17 махсус мәйданчыгында сарык сатып алу, чалу, эшкәртеп бирү оештырылган. Быел Диния нәзарәте 2 меңгә якын сарык чалдырырга җыена. Корбан ите республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан таратылачак.
Соңгы биш-алты елда әлеге дини йоланы үтәүчеләр саны арткан, шул ук вакытта сыйфатлы, уңайлы хезмәт күрсәтүгә дә халык тарафыннан таләпләр үскән. Шунысы игътибарга лаек, Татарстанга корбанлыкларны Россиянең башка төбәкләреннән китерәләр. Волгоград, Әстерхан, Саратов, Дагыстан фермерлары әлеге җәһәттән Татарстанныкыларга караганда үҗәтрәк икән. Казанга алты меңләп корбан китереләчәк. Шуңа күрә һәркем күңел калебендә йөрткәнен башкара алыр, дип ышанасы килә. Корбанга китерелә торган хайваннар: Сыер, үгез, буйвол, сарык, кәҗә һәм дөя. Калган хайваннар корбанга ярамый. «Корбанлык хайванның кайсы җенестән булуы мөһим түгел, – ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Нигездә, бер еллык сарык яисә кәҗә сую хуплана. Әгәр дә сарык ярты еллык, әмма көр һәм таза, чиста ите 20-25 кг булса, шулай ук рөхсәт ителә. Эре мөгезле хайваннар 2 яшьлек, ә дөя 5 яшьлек булырга тиеш. Эре мөгезле хайван, дөя бер кешедән дә, 7 кеше исеменнән дә чалына ала. Бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешенең нияте Аллаһ ризалыгы өчен генә булырга тиеш. Әгәр дә араларыннан берсе ит алырга теләгәннән генә чалса, берсенең дә корбаны кабул ителми». Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдергәнчә, быел сарык бәясе уртача 8 мең сум булачак. Алар гаризаларны «Ярдәм» һәм «Сөләймән» мәчетләрендә кабул итәләр. Һәр елдагыча, «Сөләйман» мәчетендә корбан чалу йоласы өч көн дәвам итәр, дип көтелә. Мәгълүм ки, Илдар хәзрәт Баязитов командасы күркәм социаль эшчәнлекләре белән дә тирә-юньдә ихтирам уята. Физик мөмкинлекләре чиклеләрдән алып, наркоман, эчкече, төрмәдә утыручыларга кадәр ярдәм күрсәтәләр. Корбан бәйрәме көннәрендә алар тарафыннан Татарстан төрмәләрендәге тоткыннарга да корбаннан авыз итү мөмкинлеге тудырылачак.Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, ятимәләрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез, ди динчеләребез. Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәр мөселман өчен корбан чалу вәҗиб гамәл санала. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 24 мең, дип килештеләр. Гаиләдә артык 24 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.
Тарихи белешмә: Аллаһы Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан аңа килеп вәсвәсә кыла. «Сине әтиең үтерергә алып бара. Кач, тизрәк», – ди. Сөекле әти-әнисенең һәм Раббысының сүзеннән чыгарга ияләшмәгән бала: «Мин Аллаһ әмеренә каршы килмим. Әтием барын да белеп эшли», – дип, мәлгунне ташлар атып куып җибәрә. Аллаһы Тәгалә Үзенең киң рәхмәте белән Исмәгыйльне саклап кала. Ата кешегә Аллаһ тарафыннан корбан буларак куй бирелә. Шул көннәрдән бирле, изге йола итеп, Корбан гаете билгеләп үтелә».Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев