Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Көньяк Сахалин татарларының "Дуслык" ансамбле 10 еллыгын билгеләп үткән

Шул уңайдан 15 октябрьдә шәһәрнең "Родина" мәдәният йортында бәйрәм концерты узган.

Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Хәлим Самирханов сөйләгәнчә, коллективны котларга Корсаков, Холмск, Анива, Долинск, Невельскидан кунаклар килгән. Ансамбль репертуарында яшьләр өчен җырлар да бар, авыл көнкүреше турындагы җырлар өлкән буынның күңеленә хуш килгән.

Коллектив авыр шартларда тупланган, аны оештыручыларның әле бу эштә тәҗрибәләре булмаган, әмма ул вакытта Сахалинда татар мәдәниятен үстерергә 10 кеше теләк белдергән, ансамбльнең беренче составын шулар тәшкил иткән. Вакыт узу белән без тәҗрибә тупладык, өлкәнең барлык районнарында диярлек – Оха, Ноглики, Углегорск, Невельскида, башка шәһәр һәм авылларны йөреп чыктык", – ди Хәлим Самирханов.

Коллектив өлкәдән читкә чыгып, Комсомольск-на-Амуре һәм Хабаровск шәһәрләрендә дә концертлар куйган. Владивостокта ансамбль федераль Сабан туенда чыгыш ясаган.

Күптән түгел мәдәни мохтариятнең бию төркеме дә оештырылган. Алар башкорт һәм татар биюләрен башкара.

Skr.su сайты хәбәр иткәнчә, даими рәвештә өлкәнең мәдәни чараларында катнашучы «Дуслык» ансамбле хәзерге вакытта 4 ноябрьдә Хөкүмәт йорты каршындагы мәйданда узачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертына әзерләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев