Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иң шәп хикәяләргә ачык конкурс!

«Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар», «...хикәя әдәбият арсеналындагы иң җитез, иң уңайлы коралларның берсе», – классигыбыз Мирсәй Әмир 48 ел элек әнә шундый сүзләр әйтеп, тулы бер мәкаләсен тикмәгә генә нәкъ менә хикәя жанрына багышламаган инде. Хәзерге «Казан утлары»на хикәяләр, шөкер, килеп тора үзе, ләкин аларның сыйфатын яхшырту максатында иң шәп хикәяләргә ачык конкурс игълан итәбез, җәмәгать!

Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Аларның саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш.

Җиңүчеләрне түбәндәге премияләр көтә: I урынга (бер премия) – 10 мең сум. II урынга (ике премия) – 5әр мең сум. III урынга (өч премия) – 3әр мең сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев