Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде" - Рөстәм Миңнеханов (ВИДЕО)

25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы тормышчан булуын исбатлады, үзен татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте. Бу хакта кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында билгеләп узды. Президент чыгышын “Бисмилләһиррәхмәниррәхим” дип башлап җибәрде. “Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим. Дөньяның төрле почмакларында, Россиянең төрле төбәкләрендә, Татарстанда яшәүче татарлар өчен бу көн аеруча мөһим. Конгрессның һәр съезды – көтеп алган тарихи вакыйга. Әлеге съездның Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтүе символик мәгънәгә ия. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте. Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты. Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, Татарстанның эшлекле партнерлары форумы, журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Татар рухы һәм каләм” бөтенроссия конкурсы һәм башкаларны санап үтте. “2014 елдан Бөтендөнья татар конгрессының дөнья интернет-студиясе эшли. “Татарлар, “Халкым минем” телевизион тапшырулары чыгып килә. Ай саен чыга торган “Халкым минем” газетасы турында да әйтми мөмкин түгел. Чит илләрдә һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның кызыклы башлангычларын билгеләп үтәсем килә. Казахстан татарлары конгрессы, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни агарту үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясенең “Туган тел” берләшмәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Кытай, Австралия татар иҗтимагый берләшмәләре зур эш алып бара”, - дип билгеләп узды Президент. Ул, шулай ук, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Курган, Чуашия республикасы, Новосибирск, Башкортстан республикасы төбәкләре оешмаларының бигрәк тә зур хезмәт куюын белдерде һәм аларга эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Яшьләр белән эшләүгә басым ясала”, - дип Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар яшьләре форумы зур популярлык казануын билгеләп узды. “Әлеге юнәлешне киләчәктә дә үстерү кирәк”, - диде. Президент татар социаль челтәре киң таралыш алуын да билгеләп узды. https://www.youtube.com/watch?v=vQJxzTJ7KjQ  
Татар информ, Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев