Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, безгә коррупциягә каршы максатчан көрәш алып бару зарур" - Рөстәм Минеханов

Коррупциягә каршы көрәш эшендә нәтиҗәлелеккә ирешү бүгенге көндә бик актуаль – Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов бүген Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция ачылышында шулай дип белдерде. Бөтенроссия конференциясе Казанның "Корстон" комплексында уза.

“Татарстан үзен коррупциягә каршы аяусыз көрәшүче төбәк итеп күрсәтә”, - дип Рөстәм Миңнеханов республикада гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында коррупциягә каршы төрле чаралар үткәрелүен билгеләп узды. Президент дәүләт идарәсендә үтә күренмәлелекне арттыруга, административ каршылыкларны киметү һәм процедураларны гадиләштерүгә, халыкны иҗтимагый контроль-күзәтчелек чараларына җәлеп итүгә, халыкның хокукый аң-белемен аеруча зур әһәмият бирелүен белдерде.

“Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында коррупцияне кисәтүгә басым ясала”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул “Ачык Татарстан” мәгълүмати системасының нәтиҗәле булуына, аның коррупция рискларын киметүгә, хокук бозуларның тискәре нәтиҗәләренә юл куймауга ярдәм итүенә игътибарны юнәлтте. Ул “Ачык Татарстан”ның ТР муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталында булуын искәртте һәм быел 10 ай эчендә Татарстанда электрон рәвештә 66 млн хезмәт күрсәтелгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының да нәтиҗәле булуын билгеләп үтеп, аның татарстанлыларны борчыган проблемалар турында белеп, аларны хәл итү юлларын табуга этәргеч бирүен әйтте. “Халык контроле” системасы дәүләт хакимияте органнары эше нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча халык белән кире элемтә механизмын булдыру бурычын да күздә тота. Быел 38 меңнән артык хәбәр-игълан басылган, аларның 27 меңе инде хәл ителгән”, - диде Президент. Ул коррупциягә каршы тору максатында системада аеруча мөһим юнәлешләр буенча 17 категория булдырылганын әйтте.

Республика башлыгы, гражданнарның законлы хокукларын аңлату максатыннан, тапшырулар циклы эшләнүен, коррупциягә каршы көрәш темасына ел саен журналистлар арасында конкурс үткәрелүен, коррупция торышы буенча халыктан сораштыру уздырылганың, дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү кебек эшләр башкарылуын санап узды.

“Без барыбыз да коррупциянең хакимият һәм җәмгыятьнең үзара бәйләнешенә, икътисади, сәяси тотрыклылыкка, илнең иҗтимагый куркынычсызлыгына йогынты ясавын аңлыйбыз. Көндәшлеккә сәләтле булу өчен, безгә коррупциягә каршы максатчан көрәш алып бару зарур. Иң өстенлекле бурычлардан коррупциягә каршы көрәшнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча уңай тәҗрибәләрне барлау, гомумиләштерү, аңа каршы барлык көчне куллану өчен илнең барлык субъектлары өчен уртак булган эш алымнарын эшләүне билгеләп үтәргә кирәк. Безнең бүген төп бурыч – төбәкләрдә тупланган барлык чаралар арсеналын файдаланып, коррупциягә нык киртә кую. Гомуми тырышлык белән генә җәмгыятькә зыян китерүче шушы афәтне  җиңәргә була”, - дип белдерде Президент.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев