Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Композитор ноталар ярдәмендә язса, мин исә төсләр, тамгалар ярдәмендә үз көемне иҗат итәм" - рәссам Рамин Нәфыйков

"Рәссам буларак,  мине аерым бер темалар кызыксындырмый. Минем өчен тәэсир итү түгел, яссылыкта гармония табу мөһимрәк", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә рәссам Рамин Нәфыйков. Казаннан тыш Ригада яшәп иҗат итүче татар егете абстракциядә рәсем ясауны күпкә кызыклырак, дип саный. Рамин 1997 елда Латвия сәнгать академиясен тәмамлаган. Шул вакыттан бирле Казанны һәм Риганы бердәй күреп иҗат итә ул. 2000 елда - Латвия, ә 2001 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Күпләр аны Татарстанның танылган рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты Канәфи Нәфыйковның улы буларак та хөрмәт итә. "Мин үз иҗатымда гармония, матурлык эзләргә омтылам", - ди рәссам Рамин Нәфыйков. -  Тарих китапларыннан укып булырга мөмкин булган нәрсәләрне сурәткә төшерү минем өчен кызык түгел. "Атка атландырып", Алтын Урда чорын сурәтләү модасы китте. Чиновниклар таләбеме икән инде бу? Мин бу күренешне берничек тә кабул итмим. Шәхсән үземне музыка язам, дип саныйм. Композитор ноталар ярдәмендә язса, мин исә төсләр, тамгалар ярдәмендә үз көемне иҗат итәм. Иҗат кешесе буларак, аерым бер темага әсәр тудыру минем өчен шулкадәр кызыксыз нәрсә кебек тоела. Чын сәнгатькә кереп китсәң, музыка дөньясына чумгандай буласың бит. Тормыштагы  вак-төяк мәсьәләрнең әһәмияте юкка чыга, алар шулкадәр кирәксез, кызык түгел нәрсә булып тоела башлый. Иҗат иткәндә, ниндидер киеренкелектән арынасың, мәңгелеккә авышкан кебек буласың. Яшәешне бөтенләй башка яссылыкта бәяли башлыйсың кебек".

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев