Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коммуналь хезмәтләргә түләү арта

2017 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,1 процентка артачак. Бәяләр  1 июльдән үсә башлар дип көтелә. 2018 елда бу күрсәткеч 5,6 процентка, 2019 елда 5,2 процентка җитәр дип фаразлана. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада 2017 елда стипендияләр артуы да көтелә. 1 сентябрьдән студентлар стипендияне күбрәк ала башлаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев