Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Коми Республикасының татар һәм башкорт гаиләләре "Бәхетле гаилә" бәйгесендә көч сынашкан

Коми Республикасының Ухта шәһәрендә “Бәхетле гаилә” бәйгесе үтте, дип хәбәр итәләр җирле “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни мохтариятеннән. Бәйгедә татар һәм башкорт гаиләсе – Линара белән Денис Сарапуловлар һәм Нурия белән Әхнәф Шакировлар катнашты. Алар үзләренең нәсел тамырлары, танышу тарихы, гаилә традицияләре турында сөйләде. Гаиләләргә төрле иҗади сынаулар да үтәргә туры килде. Нурия Шакирова биеп күрсәтсә, Линара Сарапулова халык җырын башкарды. Хуҗабикәләр кунакларны милли ризыклар белән сыйлады. Аларның ана телен, халык мәкальләрен белүләрен дә тикшерделәр: Татарстан һәм Башкортстаннан килгән кунаклар Ухта татарлары һәм башкортлары тормышы турында сораштырды. Халык традицияләре бәйгесендә гаиләләр каз өмәсе йоласы, каз мамыгыннан мендәр ясау үзенчәлекләре белән таныштырды. Бердәмлек җиңгән бәйгедә Ухтада яшәүче бүтән татар һәм башкорт гаиләләре дә иҗади чыгышлар ясады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев