Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Комбайнга утыру өчен, ышаныч яуларга кирәк иде

Биектау районы “Татарстан” агрофирмасының 19 яшьлек комбайнчысы Вилдан Хәкимов 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесендә җиңү яулады. Бүген ул Игенчеләр сараенда узган бүләкләү тантанасына килгән иде. Вилдан Хәкимов Казан политехник көллиятендә 3 нче курста белем ала. Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә 5 нче класстан башлап әтисенең ярдәмчесе булып эшләгәнен, 17 яшьтән комбайнда үзе мөстәкыйль эшли башлаганы турында сөйләде. “Ике ел эшлим инде хәзер. Кечкенәдән техника белән "җенләнеп" үстем, рәтен белгәч, утырталар инде комбайнга. Әлбәттә, ышаныч яуларга кирәк иде үземне генә утыртсыннар өчен. Әтинең ярдәмчесе булганда ук, аны ял иттерү өчен, мөстәкыйль эшли идем. Җитәкчеләр шуны күреп бәя биргәндер, мөгаен”, - ди Вилдан. Яшь комбайнчы бу һөнәргә хас булган таңнан басуга чыгу, йокы әз эләгү кебек кыенлыклар үзен куркытмавы турында әйтте. “Иртән тору кыен түгел, авылда яшәгәч ияләшкән инде. Җәй көне бер көн калдырмыйча эшләдем, әле төнлә дә чыктым. Яшьтәшләр бу вакытта клубта булса да, бу мине ымсындырмый иде. теләк булганда, барысына да өлгереп була”, - диде ул. Урып-җыю чорында ул хезмәт хакының 100 мең сумга кадәр җитүен әйтте. Конкурста җиңгән өчен дә 100 мең сум күләмендә премия тапшырылды. “Машина алырга кирәк, премия акчасын шуңа тотачакмын”, - диде Вилдан Хәкимов. Аның фикеренчә, оста комбайнчы эшчән булырга, комбайны төзеклеген карап торырга, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска тиеш. Яшь белгеч югары күрсәткечләргә ирешүендә абыйсы һәм әтисе дә өлеш керткәнен билгеләп узды. “Абый минем өчен көндез эшләп алды, мин төнлә эшләдем, әти дә булышты. Бөтен гаилә белән шушы бәйгедә ярыштык дияргә була”, - диде ул.

“Татар-информ”

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев