Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Команда Татарстана” иҗтимагый инициатива төркеме “Бергә укыйбыз” акциясен башлап җибәрә

“Команда Татарстана” иҗтимагый инициатива төркеме “Читаем вмесе” акциясен башлый.  Казанның Восстания урамындагы 43 йортта яшәүчеләр китапларны ирекле әйләнешкә җибәрергә тели. Баштарак алар китап киштәсен үз подъездларында урнаштырырга һәм тирә-күршеләре белән алмашып әдәбият укырга теләгән. - Бу киштә махсус оештырылды, чөнки күршеләр еш кына бер-берсенә кереп, “укырга берәр яңа китабың юкмы” дип кызыксына, - ди, биредәге йорт буенча җаваплы Светлана Карпухина. Подъезд буенча җаваплы  Леонид Лопухов исә: Күпләп китап җыячагыбызга иманым камил, чөнки кайчак кешеләр күченгәндә китапларын кая илтергә урын таба алмый интегә. Кайчак шулай бик шәп китаплар кулга килеп керә. Без шуның ише, китапларыннан котылырга әзер булган кешеләр белән аралашып, яхшыдан яхшы коллекция тупларга уйлыйбыз”, – ди. Китапларның саклануы турында оештыручылар бер дә борчылмый. Алар биредә яшәүчеләрнең уртак байлыкка игътибарлы һәм сак булачагына ышана. Күптән түгел подъезда ремонт ясадык. Бергәләшеп ишегалдына чәчәкләр утырттык. Кешеләр үз куллары белән ясалганның, үзләре куйган хезмәтнең кадерен белә. “Бергә укыйбыз” акциясенең авторлары Татарстанны югары мәдәниятле, укымышлы итеп күрсәтергә тели. Алга таба, оештыручылар буккросингка республикабызның меңләгән кешесе кушылыр дип өметләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев