Татар матбугаты
Ком өстендә театр актрисалары, яки борынгы япон тексты нигезендә актерлык тренинглары
Казанда ком өстендә икенче эксперименталь сәхнә әсәре куелды. Эксперименталь куелыш - педагог һәм режиссер Юрий Альшицның борынгы япон тексты нигезендә актерлык тренинглары нәтиҗәсе иде. Ачык дәресне карарга кертелгән 80 тамашачы арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар иде.
Тамаша Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ачык дәрес форматында “Нәүрүз” V Халыкара театраль форумында катнашучыларга күрсәтелде. Спектакль Актерлар залында барды.
Юрий Альшицның Казандагы тренинглары “Нәүрүз” V Халыкара театраль форумыннан бер атна алдан башланды. Ул эксперименталь әсәр өчен “Нәүрүз”гә катнашучы актрисалар арасыннан унберен сайлап алган.
Арада Казан яшь тамашачы театры артистлары Елена Калаганова, Эльмира Рәшитова, Камал театры актрисасы Айгөл Абашева, Әлмәт театры актрисасы Алсу Сибгатуллина, Тыва милли театры актрисасы Айзана Чылбак-оол, Туймазы театры артисты Динара Вахитова һәм башкалар бар иде.
Татар-информ Автор: Рузилә Мөхәммәтова
- "Баш очындагы язулар" ("Записки у изголовья") – япон әдәбияты классикасы. Авторы - Х гасырдагы сарай дамасы Сэй Сенагон. Әсәрнең жанры дзуйхицу дип белгеләнә, ягъни, әдәби бөтенлек турында кайгыртмыйча, башыңа килгәнне язып кую.
- Казанда беренче “комлы тамаша” буларак Әлиф хореографик спектакле куелган иде. Тренинг залында “Әлиф” режиссеры Туфан Имаметдинов та бар иде.
Татар-информ Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Фоат Гарифуллин, Камал театры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев