Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кол Шәриф мәчетендә Индонезиядән килгән яшь парга никах укылды (фото, видео)

Казанның Кол Шәриф мәчетендә 15 декабрь Индонезиядән килгән яшь парга никах укылды. Зухди Вафа Алди үзенә кәләшкә Анггитасари Мумпуни алды. Никахны имам-хатыйб Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды. Индонезийская пара провела Никах в мечети Кул-Шариф Никах мәҗлесендә 25 кеше катнашты. Яшьләр һәм кунаклар Индонезия башкаласы Джакартадан никах тантанасына Казанга 18 сәгать очкан. Никахка Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да чакырулы иде. Никах мәҗлесе Коръән сурәләрен уку белән башланып китте. Индонезийская пара провела Никах в мечети Кул-Шариф Илфар хәзрәт яшьләргә никах шартларын әйтеп узды. Иң беренче ул иманлы булу, аннары әни-әти ризалыгы, кимендә ике ир кеше шаһитлар булу һәм кияүнең киленгә мәһәр бирүе. Кияү кәләшкә 28 грамм алтын бүләк итте. Кәләш риза булып бардым, кияү риза булып алдым, дигәннән соң, яшь парга никах турында таныклык тапшырылды. “Казанда никах укытуыгыз белән Аллаһ Тәгалә риза булсын. Никахыгыз нык булсын”, - дип, теләкләрен җиткерде хәзрәт. Индонезийская пара провела Никах в мечети Кул-Шариф Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди: “Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдым, ул никахны Казанда үткәрергә уйлаган өчен яшьләргә рәхмәт сүзләрен тапшырды. Бүгенге вакыйга яшь пар өчен дә, шулай ук Индонезия һәм Россия арасында дуслыкны ныгытуы белән дә кадерле”, - диде Мөхәммәд Вахид Суприяди. Татарстан республикасының мәдәният министры: “Безнең илләр тагын да якынайды, безгә сезнең күңел җылысыннан, сезнең карашлардан тагын да җылырак булды. Сезнең нигезегез нык булсын, чөнки сез өй төзисез, бәхет өен төзисез. Сабырлык сезгә, күңел җылыгыз сүрелмәсен”, - диде. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Айрат Сибагатуллин кәләшкә милли киемле татар кызы курчагын, кияүгә милли кием бүләк итте. Индонезийская пара провела Никах в мечети Кул-Шариф Никах тантанасы тәмамлангач, яшьләрне журналистлар котлады. Алар яшьләрнең танышу тарихын, никах мәҗлесе уздыру урыны итеп Казанны сайлау сәбәпләрен сорашты. “ Без интернет челтәрендә танышып, бер ел очрашып йөрдек. Никахны Анггитасариның үзенчәлекле итеп, ә минем тыйнак кына мәчеттә үткәрәсем килгән иде. Компромисска килеп, дөньядагы иң матур мәчетләр исемлеген табып, Кол Шәриф мәчетен сайладык”, - диде кияү. Зухди Вафа Алди әйтүенчә, Индонезиядә һәм Татарстанда никах үткәрүнең уртак гадәтләре бар. Индозиядә әтиләр үзара үзләре таныша, Татарстанда туганнар белән имам таныштыра, диде ул. Кәләшнең, кунакларның киемнәрен Анггитасари Мумпуниның таныш дизайнеры биредәге һава шартларына туры китереп теккән. Казанда бер-ике көн булганнан соң, кияү белән кәләш ширбәт аена Финляндиягә ял итәргә китә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев