Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә укылачак

Казанда Кол Шәриф мәчетендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә укыла. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерде. Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанның Кол Шәриф мәчетендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 4тә башлана, 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы тамашачылары өчен Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев