Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кол Шәриф мәчете янында "Киңкырлы Россия" IX Бөтенроссия ачык журналистик конкурсы өчен видеоролик төшерелде

Бу хакта «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы сайтында хәбәр ителде.

Әлеге видеороликта үз мәдәниятләре белән таныштыручы 40 милләт вәкиле төшкән, «Бәрмәнчек», «Айбагыр», «Риваять» фольклор ансамбльләре, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының «Мирас» балалар бию ансамбле, «Татарстан Республикасының яшь һәм уңышлы кешеләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре катнашкан.

Мәгълүм булганча, «Киңкырлы Россия» бәйгесе Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2006 елда милли традиция һәм йолаларны популярлаштырып, Россия Федерациясе территориясендә һәм аннан читтә яшәүче халыкларның үз мәдәниятләренә һәм сәнгатенә булган кызыксынуны арттыру максатыннан оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев