Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кол Гали" кунакханәсендә эчке бизәү эшләренә керешкәннәр

ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 28 сентябрь көнне Казан Кремлендә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Болгарда борынгы шәһәрнең тарихи өлешеннән читтә, Идел елгасы буенда, “Кол Гали” кунакханә комплексын төзү турында сүз барды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Болгардагы XIV гасыр мунчасы – Ак пулат кебек мунча комплексы булган яңа кунакханә комплексына беренче нигез ташы былтыр апрель ахырында салынганын искәртик. Ул тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Проект инвесторлары буларак анда республиканың эре предприятиеләре - “Татнефть” ГАҖ һәм “ТАИФ” ААҖ катнаша. Хәзерге вакытта подряд оешмасы объектның эчке бизәү эшләренә керешкән. Нәтиҗәдә, кунакханә комплексы 2017 елның җәендә ачылырга тиеш.

Бүген киңәшмәдә төп холл, ресторан заллары һәм кунакханә номерлары интерьерлары проектлары тәкъдим ителде. Минтимер Шәймиев проектлар белән танышып, кунакханә эчендә барысы да гармонияле, ныклы һәм матур булырга тиеш, диде.

Бүгенге киңәшмәгә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, "Корстон-Казан” ККК генераль менеджеры урынбасары Свейдан Фади, "ГИСУ РТ” ДКУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров һ.б. рәсми затлар һәм проектны тормышка ашыруда катнашкан компанияләр җитәкчеләре килгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев