Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кохтла-Ярве шәһәре халкы татар биюе серләренә төшенергә тели

Эстониядә татар биюен яшьләргә генә түгел, олыларга да өйрәтергә телиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Эстониянең Кохтла-Ярве татар җәмгыяте вәкиле Светлана Мөхәммәтҗанова хәбәр итте. Инде язганыбызча, “Казан” бию ансамбленең балалар хореографик студиясендә укытучы Нигина Әхмәдуллина Эстониягә барып, андагы балалар хореография коллективларына җитез һәм салмак татар биюләре буенча икенче тапкыр мастер-класс бирде. “Сабантуй”, “Су буе”, “Зәңгәр томан” биюләре өчен җирле милли үзәк вәкилләре махсус татар костюмнары тегү белән мәшгуль. Светлана Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, Эстониянең 14 хореографтан торган Хореографлар берлеге яшьләр генә түгел, олырак яшьтәге кешеләр дә татарча биергә өйрәнергә тели, дип белдергән. “Безнең төбәктә өлкәннәр коллективлары да бик күп. Алар арасында 50 яшьтән яшьрәк тә, өлкәнрәк булган биючеләр дә бар. Хореографлар “татар биюләрен олылар биесә дә, шәп булыр иде” ди”, - дип билгеләп узды ул. Светлана Мөхәммәтҗанова фикеренчә, Кохтла-Ярве шәһәре җитәкчелеге читтән менә шулай меценатлар килеп мастер-класслар бирүгә уңай карый. “Эстония һәрвакыт үзен мультимәдәни дәүләт итеп таныта. Толерантлык хисен тәрбияләү бездә өстен тора. Мәдәният министрлыгы бу елны балалар һәм яшьләр елы дип игълан итте, шуңа күрә быел алар өчен мастер-классларга игътибар юнәлтәчәкбез”, – дип белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев