Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Көчсезләр кыйналганда

Без Республика көненә әзерләнгән үткән атна башында, Генераль прокуратурага милли төбәкләрдә рус теленең укытылышын тикшерерү турында күрсәтмә бирелде. Төп күзәтче орган шулай ук рус милләтеннән булган балаларга “көчләп” милли телләр укыту фактларын да ачыклап, тиешле нәтиҗәләр чыгарачак,  дип тә көтелә.   Республикада, кайсы милләт баласы булуына карамастан, мәктәп укучыларына моңар-чы татар теле тигез бирелеп килде. Һәм бу гамәлдә аз гына да хилафлык юк. Чөнки Россия һәм республика конституцияләре нигезендә Татарстан, әлегә, Аллага шөкер дип әйтик, дәүләт санала. Дәүләт икән, аның инде телләре дә була. Бездә ул – татар һәм рус телләре. Нәкъ шул сәбәпле биредәге мәктәпләрдә дәүләт телләренең икесен дә өйрәнү тулы-сынча закон кысасында. Бернинди дә хокук бозулар юк. Ләкин...   Кайбер озын телле мәгълүмат чаралары сөйләвенчә, Мәскәүдә, Президент администрациясе өстәлләрендә, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгы кабинетларында рус бала-ларының татар теле белән “җелекләренә үтү”, җирле чиновникларның “башбаштаклыгы” хакында, имештер ки, тау-тау шикаятьләр җыелган. Татарстаныбызда, бигрәк тә Казанда яшәүче “гаделлеккә сусаган” рус телле ата-аналар анда, татар теле өйрәнүнең бернинди хаҗәте, практик файдасы юклыгын кат-кат тәфсилләүдән бигрәк, җирле тел белән “баш катыру” аркасында рус балаларының туган телләрен начаррак белүен исбатлап маташкан. Янәсе, Африкадагы мумбо-юмбо кабиләсенең телен белмичә бер дигән итеп яшәдек, яши-без, татарча белмичә дә җырлап гомер итәчәкбез. Басымчаклыйлар, ярдәм итә күрегез.   Нәрсә әйтәсең, биредә шовинизм да, наданлык та, кирәкмәгән прагматизм – барысы да бар. Татар телен аңлаган очракта бик күп төрки халыклар белән тылмачсыз аралашып бул-ганны өлкән агаебыз бөтенләй белми түгел, белә. Тик ул аңа кул селти. Рус кардәшләре-безнең аерым бер өлешендә үзен төрки милләтләрдән, шул исәптән татардан да өстен кую, колонизаторлардан калган гадәт – аларны, телләре белән бергә икенче, өченче сортка чыгару юк түгел. Иң югары сортлы тел, әлбәттә инде, Россияне чикләүләр белән буып ятканнар теле. Англо-сакслар, янкилар сөйләшкән телгә, аны белүнең зарурлыгына беркем дә каршы түгел. Тик ул гына аз. Бүгенге дөньяда ике түгел, ә өч-дүрт тел белү практик файда китереп кенә калмый, укымышлылык, зыялылык, яхшы тон да санала. Бу – заман таләбе. Үзең белән гомер-гомергә янәшә яшәгән халыкның телен белүнең сине тагын да югарырак күтәрүе, ул милләт каршында затлырак итүе турында сөйләп тору артык. Рухи дивидендлар кайчагында матдиләреннән өстенрәк тә бит әле.   Шулай да хикмәт аерым ата-аналарның көйсезлегендә генә микән соң? Ул бары сылтау, карагруһчылык традицияләренә тугры калырга өстәмә карт-бланш, хәер-фатиха гына, миңа калса. Безне аямыйлар, хәлебезгә кермиләр. Тарихи Шартнамәбез белән хушлашыр-га өлгермәдек, инде килеп менә бусагада “бүләк”нең яңасы. Генераль прокуратураның билгеләмәсе ниндирәк булачагын бүген үк күпмедер чамаларга мөмкин. Ник дигәндә, иң югарыда Төп законга сыешмаган сүзләр сөйләнелгән икән (Йошкар-Оладагы мәгълүм киңәшмәне искә төшерик), күзәтче органның андый бәяләмә белән килешми чарасы юк. Без Россиядә яшибез. Һәм инде әлеге хәлләрдән соң бары бер генә нәтиҗә чыгарырга мөмкин: дәүләт теле булган телне тигез укытуны тыю, әгәр эш шуңа барып җитә икән – татарның дәүләтчелен тулысынча инкарь итү булып чыга. Өстәмә парадокс тагын шунда – Закон безнең якта, тик ул законны үтәгән, аның буенча яшәгән өчен Үзәк безне җәзалау юлларын эзли. Ассимиляция дигән зәхмәтнең тизләнеше арту гына аз, милли телләрнең дәүләт куркынычсызлыгын киметүче факторлар арасына кертелеп, өстәмә чикләүләргә дучар ителүе дә кирәк икән бит...   Әле язын гына шушы рубрикада “Унитар федерация буламы?” дип язган идек. Инде шикләнәсе түгел. Төп законны бар дип тә белмичә алып барылган эчке сәясәтне иң җитди белгечләр дә бүген нәкъ шул сүзләр белән атый. Ул гынамы? Россиядә, миңа калса, аз да түгел, күп тә түгел, дәүләт төзелешен үзгәртүгә әзерлек бара кебек. Ә инде федерализм-ның тузга язылмаган ул формасы – бер тел, бер мәдәният, бер милләттән генә торган дәү-ләт әвәләүдә хәлиткеч этап, унитарлыкның генераль репетициясенә охшый.   “Көчсезләрне кыйнау” (Илбашы илнең көчле булырга тиешлеген дәлилләп, берсендә “слабых бьют”, дигән иде) ахыргача башкарылып, башка Конституция кабул ителү, унитарлык законлаш-тырылу ихтималы шактый зур. Ул чагында безгә инде гел башка тел турында кайгыртасы булачак.  
Наил Шәрифуллин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев