Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Китапханәләр газета-журналларга өстәмә яздыруга мохтаҗ – Айрат Сибагатуллин

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, авыл китапханәләре вакытлы матбугатка өстәмә яздыруга мохтаҗ. Бу хакта ул кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышында әйтте. “Мәдәният йортлары белән беррәттән, авыл китпаханәләре дә мөһим мәдәният учагы булып тора, – диде ул үз чыгышында. – Татарстан – китапханә челтәрләре киң җәелдерелгән булу белән дан тота. Илдә китапханәләр күпләп ябылганда, республика аларны саклап кала алды. Аларның бер өлеше (67,7%) мәдәният йорты биналарына урнашкан. Авыллардагы 1308 китапханәнең 11,5 %ы гына канәгатьләнерлек дигән шартларга туры килми.   Министр авыл китапханәләренең китап белән тәэмин ителешеннән тыш, вакытлы матбугат белән баету турында да сөйләп үтте. Аның сүзләренчә, Президентның “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында Татарстан республикасының дәүләт һәм башка телләрен саклау, укыту, устерү дәүләт программасы” эчендәге “2014-2020 елларда китапханә эшләрен үстерү” программасы нигезендә, ел саен вакытлы матбугатка яздыру өчен федераль бюджеттан 100 млн. сум акча бүленә. “Республика сатып ала торган әдәбият белән беррәттән, матбугат укучыларның массакүләм-мәгълүмат чараларына ихтыяҗы әлегә тиешенчә канәгатьләндерелә алмый.Татарстан милли китапханәсе уздырган тикшерүләр күрсәткәнчә, быел Татарстанның һәр районындагы китапханәләр газета-журналларга өстәмә яздыруга мохтаҗ”, - диде министр.   Айрат Сибагатулин шулай ук барлык муниципаль районнар китапханәләрне әдәбият белән тулыландыруга акча бүлеп бирүен әйтте. Әле ике ел элек кенә бу мәсьәләдә тоткарлыклар булган.

“Татар-информ”

Чулпан Шакирова

Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев