Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Китапханәчеләрне халыкка китап укыту мәсьә­ләсе борчый

Китапханәчеләрне бүген халыкка китап укыту мәсьә­ләсе бер борчыса, киләчәктә алар иң күп укыган укучыларын югалтырга да мөмкин. Китап­ханә челтәре эш­чәнлеге буенча төзелгән яңа норматив базада кайбер җир­лекләрдә алар ябылырга, икенче­ләрендә ачылырга тиеш. Быел китапханә дирек­тор­ларының еллык киңәшмәсендә дә сүз шул хакта барды. Анда китапны укучыга җиткерү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Шөкер, безнең төбәктә китапханәләр сакланып калды дип әйтергә җирлек бар. Моны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Милли китап­ха­нәнең химаячеләр шурасы рәисе Разил Вәлиев дә ассызыклап үтте. Әмма Мәскәү ягын­нан искән җилләр әле­ге эшчәнлеккә дә үзгәреш кертми калмас. “Һава торышы да Мәскәүдән соң безгә килә. Анда ничек, бездә дә шулай булачак. Мәскәү бе­лән Петербургта бу мәсьә­ләләр ачыкланып бетерелсен иде”, – диде ул. Китап­ханәләр хезмәттәшлегенең төбәкара үзәге президенты, “Һәркем өчен мәгълүмат” дип аталган ЮНЕСКО про­граммасының хөкүмәт­ара советы рәисе урынбасары һәм аның Россия комитеты рәисе Евгений Кузьмин, Рос­сиядә китап уку проблемалары һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре турында сөйләп, илдә китап уку ка­нәгатьләнерлек түгел, диде. Мәгълүмати техноло­гияләр заманында басма китапка булган мөнәсәбәтне язып торырга да кирәкмидер. Әм­ма китапның фикерләү дә­рәҗәсенә йогынтысы бик зур икәнен яхшы бе­ләбез. Төрле гаджетларда утырган, телевизор караган баланың андый сәләте бө­тен­ләй югалачак икән. “Ба­лаларның бик тә белемсез һәм фикерсез булулары бор­чуга сала. Бүген “Евгений Онегин”ны кем язганны белмиләр, I һәм II Бөтен­дөнья сугышлары турында бөтенләй фикерли алмыйлар. Беркайчан да китап укымаган кешеләрнең саны арта бара. Моны китап­ханә хезмәткәрләре генә хәл итә алмый. Һәр яклап дәүләт дә­рәҗәсендә генә хәл итәр­гә була”, – диде ул, ачынып.

Ничек укытырга? Китапханәченең бурычы – бүген китап укучылар санын арттыру, җәлеп итү өчен төрле алымнар куллану. Бу уңайдан Бөгелмә һәм Кукмара районындагы тәҗ­ри­бә­ләр шактый кызыклы. Бөгел­мә шәһәрендә Әлфирә Әгъ­за­мова китап укучылар арттыру максатыннан сәла­мәт­лек темасына басым ясап, күп­ләрне үз артыннан иярт­кән. Китапханәгә йөрү­челәр бе­лән алар махсус дә­ресләр үт­кәрәләр, чаңгы шуарга йөри­ләр, ачык һавада физик күне­гүләр ясыйлар. Ә Кукма­ра­ның Янил авылы китапха­нә­сендә балалар өчен “Тылсым” курчак теат­рын ачканнар. Гөлнур Га­ли­муллинаның балалар белән эшләгән проектлары күп. “Экология елы уңаеннан Хәбир Ибраһимов­ның “Урманда – Карурманда” әсәрен сәхнәләштердек. Кыч­кырып китап уку оештырдык, балалар бакчалары һәм мәк­тәп­ләрдә чыгышлар ясадык. Тү­гәрәккә килгән бала­лар­ның тәртибе дә, фи­керләве дә күзгә күренеп үсте”, – дип сөйли кукмаралылар. Аңла­шыла ки, бо­ларның барысы да укучыны китап укуга җәлеп итәр өчен эшләнә. Тик китапханәләрдә сәла­мәтлек, театр түгәрәклә­ре башкарган эшне алып бару өчен шактый көч таләп ителәчәк. Уку залларына китап эзләп килгән кеше белән бер генә юнәлештә эшләп булмый. Ә бөтен төр аудиторияне мондый ысуллар бе­лән генә тартып китереп бул­маячак. Саба районы китапханәләрендә соңгы елларда “Ак калфак” проекты эшли башлады. Әби-апалар өчен чаралар уздыралар. Җырлап та, мөнәҗәт тә әйтеп алалар. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. Иң мөһиме: халык китапка якынайсын. Авыл китап­ха­нә­лә­ренең бер­сендә үткә­релгән чарадан соң, бер апа­ның шак­катып сөйләгәне истә кал­ган иде. “Ул китап­ханәнең матурлыгы, анда газета-жур­наллар да килә икән. Бер дә китап­ханәгә кер­гәнем юк иде”. Бү­ген шәһәр һәм район китап­ха­нәләрендә ишектән килеп кергән кешене генә көтеп утырмаска кирәктер. Сүз дә юк, китапханә бусагасыннан кергән кеше үзенә кирәкле мәгълүматны, китапны эз­ләп таба. Күбесендә компь­ютер аша интернетта кирәк­ле китапны табарга була. Укучылар өчен электрон каталогтан карау мөмкинле­ге тудырылган. Алай гына да түгел, китапларның электрон базасы әзерләнә башлаган, тик бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле. Алырга һәм кушарга Китапханәләр челтәренә киләчәктә шактый үзгәреш­ләр кертелүе ихтимал. Яңа норматив буенча, кайбер рай­он­нарда яңа китап­ха­нә­ләр кирәк, кайберләрендә алар артык икән. Соңгы ике елда республикада 27 китап мәгарәсе ябылган. Идел буе округында бу сан 416га җи­тә. Шул ук вакытта Себер округында – 148, ә Урал ок­ругында 86сы ябылган. Алар­ны сак­лап калу җирле хаки­ми­яткә дә бәйле. Таләп­ләрдән аңла­шылганча, без­нең тө­бәктә 43 китапханә кыскартылырга тиеш. Саннарга күз салсак, Арчада – 7, Аксубай, Алексеевск һәм Мөслимдә – 4әр, Зәйдә – 5, Мамадыш һәм Яңа Чишмәдә 3әү бете­ре­лергә тиеш. Шул ук вакытта республикада 31 яңасын ачарга кирәк. Биектауда – 5, Яшел Үзәндә – 4, Тукай районында 6 китап­ханә торгызырга кирәк булачак. Кушу белән алуның хикмәте шунда: уку залы 1000 кешегә бе­рәү туры килергә тиеш икән. Россия Милли китап­ханә­сенең фән­ни-методик бүле­ге мөдире, Петербург китап­ханәсе җәм­гыяте ви­це-пре­зиденты Сергей Басов бу сан­ны 500 кешегә берне калдырырлык итеп үзгәр­тер­гә кирәк дип бел­дерә. “Тик авыл халкыннан сорамыйча гына булганны ябып куярга да ярамый. Булганны бетерү җиңел, кабат ачу авыррак булачак”, – ди ул. Исәпләүләр буенча шә­һәр­ләргә дә уку заллары ки­рәк. Мәсәлән, Казан шә­һә­рендә – 19, Чаллы һәм Тү­бән Ка­мада 2 китапханә ки­рәк булачак. Шул ук вакытта бү­ген эшләп килүче 9ына капиталь төзекләндерү таләп ителә. Әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү мәсьәләсенә дә ачык­лык керттеләр. Китап­ха­нә челтәре белгечләр белән һәр­даим тәэмин ителеп торса да, тагын 4-5 елдан әзер белгеч­ләрне эзләп табу да кыенга туры килергә мөм­кин. Бүген бу өлкәдә эшләү­челәрнең 70-80 проценты пенсия яшен­дә. Бу уңайдан Казан дәүләт мә­дәният ин­ститу­тының китап­ханә, библиография һәм документлар белеме мөдире Гүзәл Кормишина әйтүенчә, быел бу юнәлештә белгечләр әзер­ләү буенча читтән торып уку төркемен җыячак­лар, алар­га бюджет урыннары бирелгән. Халыкка бүген китап укыту шактый авыр эшкә әй­лән­гән. Интернетта утыручылар саны арту белән, китап укучылар саны 6,8 меңгә ки­мегән. Белгечләр яңадан-яңа формалар белән эш итәргә тырыша. “Иң күп китап укучы төбәк” исемен алу өчен дә шактый тырышырга туры киләчәк. Бу уңайдан эшлән­гән эшләргә Татарстан Ре­с­пу­бли­касы­ның Милли ки­тап­ханәсе директоры Сө­ем­бикә Җиһан­шина тукталды. Башка тө­бәк­ләрдәге кебек урам ки­тапханәләре, күчмә китап киш­тәләре оештыру тәҗ­рибәсен бездә дә куллана башлаганнар. Казан урамнарында тәгәрмәчле китап­ханә маршрутын киңәйтүне планлаштыралар. Әлмәттә, мәсә­лән, Тукай һәм Шәм­сенур ял бакчаларында китап шкафлары урнаштырылган. Киш­тәләргә тезелгән китапларны шушында алып укырга, өеңә алып китәргә, алмашка башка китаплар ки­терергә мөм­кин. Мондый проектлар балалар җәйләү­ләрендә, төрле фестиваль кысасында да еш кулланыла башлаган. Ки­тапнамә (буктрейлер) ясау бәйгеләре һәм библиоквестлар мәктәп укучылары арасында китапка карата фикерне үзгәртә. Һәр­хәлдә, кызыксынуны кимет­мәс өчен әнә шулай заманча алымнарны да кулланырга туры ки­ләчәк.    
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев