Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Китап язмышы - милләт язмышы

Әдәбият сөючеләрне шатландырып, соңгы елларда китапка мөнәсәбәт акрынлап җанлана башлады. Басма сүзгә борын-борыннан хөрмәтле һәм игътибарлы булган татар халкы, бүгенге Татарстаныбыз бу мәдәни хәрәкәткә, бу рухи күтәрелешкә аеруча игътибар итте. Россия төбәкләре, бигрәк тә милли республикалар Татарстанның бу өлкәдәге уңышларын үзләренә үрнәк итеп алдылар. Инде менә утыз бер ел Татарстанның Милли ки­тап­ханәсе “Ел китабы” ди­гән конкурс үткәреп килә. Мондый бәйге моңа кадәр әле Россиянең үзәк төбәк­ләрендә дә, милли респуб­ликаларда да юк иде. “Ел китабы” конкурсында бер ел дәвамында басылып, аннан соң бер ел дәвамында республикабыз китапха­нә­ләрендә ул китапларның әдәбият сөючеләр тарафыннан ничегрәк укылуына карап, җиңүчеләр бил­геләнә. Бәйгенең Милли китапханә тарафыннан расланган җиңүчеләрне ачык­лау жюрие бар. Конкурста, китап жанрларына карап, алты номинация билгеләнгән: “Чәчмә әсәрләр”, ягъни проза, “Тез­мә әсәрләр”, ягъни шигърият, “Балалар әдәбияты”, “Пуб­лицистика һәм фәнни-по­пу­ляр әдәбият”, рус те­лендә басылган әдәби ки­тап­лар. Соңгы елларда китап сөючеләр арасында классик әдәбиятны, узган чорларда яшәгән авторларның сайланма әсәрләрен уку кү­бәй­де. Шуны искә алып, жюри, мондый китапларны бастырып чыгаручы нәш­ри­ятларны, китап тө­зү­че­ләрне, мөхәррирләрне кызыксындыру максатыннан, конкурс­ның “Укучы мәхәббәте” дигән өстәмә номинациясен булдырды. Әдәби камиллеге, сәнгати эшләнеше ягыннан бик үк югары дәрәҗәдә булмавына карамастан, укучылар тарафыннан актив укылган китаплар да игътибардан читтә калмады. Чөнки бу конкурсның төп максаты әсәр­ләрнең әдәби камил­легенә бәя бирү түгел, ә алар­ның укучылар тарафыннан күпме укылуын ачыклау иде. Күптән түгел “Ел китабы” конкурсының чираттагы утырышы үткәрелде. Жюри 1514 китапханәдә укучыларга тәкъдим ител­гән 356 исемдәге китапның ничек укылуына нәтиҗә ясады. Шунысы игътибарга лаек: бу китапларның кү­бесе Татарстан китап нәш­ри­яты тарафыннан чыгарылган. Бу елда басылып чыккан басмалардан “Укучы мә­хәб­бәте” дигән яңа номи­на­ция­дә 9 китапка премия бил­геләнде. Алар арасында классик әдипләребездән Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый, бүгенге авторлардан Зифа Кадыйрова, Гөл­синә Галимуллина китаплары һәм “Казанский Кремль”, “Национальная библиотека Республики Татарстан: уникальные фонды и коллекции” дигән җыентыклар бар. “Чәчмә әсәрләр” номинациясе буенча беренче премиягә гомере буе замандашлары язмышын, ил тормышындагы иң әһә­миятле вакыйгаларны су­рәтләгән күренекле язучы Рәфкать Кәраминең “Кая чабасың, гомер юртагы?” дигән зур күләмле китабы лаек булды. Әдипне шушы дәрәҗәле бүләк һәм 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Икенче премия шулай ук укучыга яхшы билгеле булган популяр язучы Камил Кәримовның “Карурманда кара песи” дигән китабына бирелде. Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Фәтхулла Абдуллинның “Чүл Бүресе” китабы өченче премияне алды. Тезмә әсәрләрдән китап сөючеләр Татарстанның халык шагыйре Разил Вә­лиев­нең “Мәхәббәт һәм нәф­рәт=Любовь и ненависть” исеме белән ике телдә басылып чыккан китабын яратып укыганнар. Китапның төп өлешен тәшкил иткән шигъри әсәрләр әдәбият сөю­челәр күңеленә хуш килгән. Классик шагыйребез Фатих Кәримнең “Сайланма әсәрләр”е укылышы ягыннан икенче урынга лаек булды. Күренекле ша­гый­ребезнең иҗатын актив пропагандалаучы, әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яхшы белеп, алар турында матбугат битләрендә укучы белән даими уртаклашучы, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә бу китапның эч­тә­леген киңәйтүгә һәм аны дөньяга чыгаруга зур көч куйган. Жюри моны аеруча билгеләп үтте. Әдәбиятыбызның яшь­рәк буыны вәкиле Фирүзә Җамалетдинованың “Җир­би­зәк” дигән китабына өченче бүләк бирелде. Ша­гыйрәнең һәр яңа китабы укучы тарафыннан шулай яратып кабул ителә. 2015 елда балалар әдә­биятына багышланган 44 китап басылып чыккан. Бу санны балалар өчен бик күп дип булмый. Киләсе елларда халкыбызның килә­чәге булган нәниләребезгә күб­рәк иҗади бүләк бирәсе иде. Бу елда чыккан китап­лар арасыннан Татар­стан­ның халык язучысы, гомере буе балалар өчен иҗат итү­че өлкән әдибебез Рабит Ба­тулланың ел буена к­и­тапханәләрдә иң күп укылган “Аю баласы Әппәс” дигән китабына беренче урын бирелде. Икенче урынга күре­некле артистыбыз, язучы Хәлим Җәләйнең “Әкият­ләр” китабы лаек булды. Өченче урынны Флера Мәр­дәнованың “Без ясаган кар бабай” дигәк китабы алды. Элеккерәк елларда без, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, үзенә генә хас яшәү рәвеше турында фәнни-публицистик китаплар аз басыла, дип зарлана идек. Соңгы елларда мондый китаплар татарча да, русча да шактый гына нәшер ителә. Әйтик, 2015 елда гына да шундый 108 басма ки­тап­ханәләребезгә килеп кер­гән. Бу – бик куанычлы хәл. Жюри әлеге жанрдагы иң күп укылган ки­тап­лар­ның түбән­дә­ге­ләренә “Ел китабы” премия­ләре би­рергә карар кылды: татарча китаплардан Ша­һинур Моста­финның “Ядрә­ләрне эрет­кән йөрәкләр” дигән китабы – беренче, Адлер Тимер­га­лин­ның ике томлык “Сайланма әсәрләр”е – икенче, Кадрия Фәтхуллова, Әлфия Йосыпова һәм Эльвира Дин­­мө­хәм­мәто­ва­лар­ның та­тар, рус һәм инглиз тел­ләрендә басылган “Татарча сөй­ләшик” дигән китаплары – өченче, русча басылган китаплардан Ренат Бикбу­ла­товның “Казань и ее слободы” һәм “Казань. Знаменитые люди” дигән китапларына – беренче, Төр­киядә яшәү­че күре­нек­ле татар-төрек галиме Надир Дәү­ләтнең “Исмаил Гаспринский” дигән китабы – икенче, Ягсуф Шәфиковның “Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом?” дигән китабы өченче урыннарны яулады. Татарстанда рус телен­дә басылып, республикабыз китапханәләрендә иң күп укылган китаплардан бе­ренче урын күренекле әди­бебез, иҗаты быел Г.Ту­кай исемендәге Дәүләт пре­миясенә тәкъдим ител­гән Мәдинә Мали­кованың “Крас­ный цветок” дигән китабы шушы номинация буенча беренче урынны алды. Икенче урынга Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Айдар Са­хибзадиновның “Провинциал” дигән китабы лаек булды. Өченче урын Салават Юзеевнең “Не перебивай мертвых” дигән китабына бирелде. Шулай итеп, 2015 елда Татарстанда нәшер ителгән һәм 2016 ел буена китап­ханәләрдә иң күп укылган 25 басма “Ел китабы” исемле югары дәрәҗәгә лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: 2015, 2016 елларда республикабыз ки­тап­ха­нәләре үз киш­тә­ләренә кергән һәр яңа китапка зур игътибар биреп, аларның укучыларга мөм­кин кадәр күп санда барып җитүләре өчен тырыштылар. Ә премия бирү мәсь­әләсен төп хәл итүчеләр жюри әгъзалары түгел, ә китап укучылар үзләре булды. 1514 китап­ханәнең һәм­мәсендә көн саен исәпкә алып барылган саннар шул хакта сөйли. Республикабызда “Ел китабы” конкурсын оештыру, аның барышына матди һәм һөнәри ярдәм күрсәтү Татарстан Мәдәният минис­трлыгының һәм “Татмедиа” акционерлык җәм­гыяте­нең, Татарстан китап нәш­рия­тының, Татарстан Язучылар берлегенең, би­грәк тә Татарстан Милли китап­ханәсе җитәк­че­леге­нең һәм хез­мәт­кәрләренең, кон­курс эш­ләрен оештыручы, баш ки­тапханәче Зәй­нәп Җама­лиеваның һәм республикабыздагы бар­лык ки­тап­ха­нәче­ләр­нең фидакарь хез­мәт җимешләре. Китап язмышын уңыш­лы хәл итүдә бар күңелеңне биреп катнашу – республикабыз халкының, бөтен дөньяга таралып яшәүче татар милләтенең мәдәниятен үстерүдә гаять әһәмиятле гамәл. Чөнки китап язмышы – мәдәният язмышы ул, димәк , милләт язмышы ул.

Гәрәй Рәхим

Чыганак: http://www.vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев