Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Китап – белем чишмәсе" ди татар халык мәкале...

Ни кызганыч, соңгы елларда белем, рухи азык чыганагы булган галиҗәнәп китапка игътибар кимеде. Шуңа да 21 сентябрь көнне Чаллы каласында үткән шәһәркүләм Китап фестивале бик вакытлы һәм кирәкле чара булды.

Шәһәрнең мәдәният идарәсе, китапханәләр челтәре оештырган Китап бәйрәменең кунаклары язучы, шагыйрь Факил Сафин җитәкчелегендәге Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге язучылары һәм, билгеле инде, күпсанлы китап укучылар иде.  Бәйрәмебезгә Казан кунаклары – Татарстан китап нәшрияты вәкилләренең килүе дә ямь өстенә ямь булды. Төп нәшриятыбызда дөнья күргән басмалар сыйфатлы, тирән эчтәлекле булулары белән аерылып торды, китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Авторлар арасында Чаллы төбәге әдипләренең байтак булуы да куандырды. Бәйрәмнең балалар әдәбиятына багышланган беренче өлешендә мәктәп укучылары яраткан шагыйрьләре Рәшит Бәшәр, Вера Хәмидуллина, Әлфия Ситдыйкова белән  аралаштылар. Китап уку, туган телебез турында җитди сөйләшү булды. Аннан соң да “КАМАЗ” мәдәният йорты сәхнәсендә китап, шигъри сүз тантана итте. Зал тутырып килгән китап сөючеләр танылган каләм ияләре Факил Сафин, Айдар Хәлим, Рифат Сәлах, Николай Алешков, Мансур Сафин, Рәзинә Мөхияр, Вера Хәмидуллина һәм башкаларның мәгънәле, ихлас чыгышларын тыңлап хозурландылар. Бәйрәмгә килүчеләр “Әдәби Чаллы”, “Открываешь книгу – открываешь мир” дип исемләнгән китап күргәзмәләре белән дә танышты. Һәркемнең Татарстан Республикасының бердәм китап укучы билеты  алу мөмкинлеге дә бар иде.  

Г. Абдуллина

Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев