Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсендәге мәктәптә татар әдипләренең китаплары аяк астында хур булып ята

Киров өлкәсенә кергән Нократ Аланы районы урманнары эчендә Ямул дип аталган татар авылы бар. Тарихи чыганакларга караганда аңа 1834 елда нигез салынган. Бүгенге көндә йөзләп хуҗалыкта 300 чамасы кеше көн итә. Гомер-гомергә халык татар авылларына хас тормыш алып барды – гореф-гадәтләрне саклады, балалар мәктәптә ана телендә белем алды.

2007 елда авылдагы татар мәктәбе ябылды, балаларны күрше төбәктәге рус мәктәбенә күчерделәр. Балалар тиз генә рус телендә укырга ияләшә алмады, биш чакрымны йөреп уку да җиңел түгел иде. Тора-бара ике арага мәктәп автобусын җибәрделәр, балалар да рус телен ана телен белгән кебек үзләштерде, Ямулдан килеп укый торган балалар яхшы укулары, итәгатьле һәм тәртипле булулары белән башкалар арасында үрнәк тә булдылар.

Ямуш мәктәбе

Ямуш мәктәбе

Бүген Ямул балалары ана телен оныта бара, чөнки ул дәрес буларак укытылмый. Хәзер Былтыр, Шүрәле, Су Анасы, Мокамай алар күңелендә инде хисләр уятмый, яңгыраш тапмый. Ябылган мәктәп болдыры түбәсендә, ә ул 192 укучы сыярлык ак кирпечтән салынган яхшы мәктәп иде, ак каен үсеп утыра. Түбәсендә ак каен, түшәмнәреннән яңгыр сулары үтеп кереп диварлары җимерелә бара, тәрәзәләреннән җил уйный. Ташланган мәктәп бинасы буйлап йөргәндә күз алдына телевизор экраннарында күргән Чернобыль фаҗигасе килеп баса. Безне бетерү өчен шартлатасы да юк, без шулай әкрен генә үзебез бетеп барабыз.

Иң аянычлы күренешләрнең берсе – идәнгә ташланган татар басмалары. Татар әдипләренең китаплары аяк астында хур булып яталар.

Ана теле – татарныкымы ул, чуаш-мариныкымы, русныкы яки башка милләтнеке – нинди мәктәптә укыса да, балага фән буларак укытылырга тиеш. Юкса ана телендәге китаплар аяк астында ятачак. Бу халыкның тарихы хәтерен җуйдыру өчен китапларны учакка ягу белән бер.

Чыганак: http://www.azatliq.org

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев