Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсендә татар халык җыр һәм биюләренә багышланган "Нократ моңнары" VI Төбәкара бәйге-фестивале үтәчәк

19 мартта Киров өлкәсендә татар халык җыр һәм биюләренә багышланган “Нократ моңнары” VI Төбәкара бәйге-фестивале үтәчәк. Малмыж шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәгендә узачак милли сәнгать бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы, Киров өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итәләр татар мохтариятеннән. Ике – вокал һәм бию жанрлары номинацияләрендә, шулай ук төрле яшь категорияләрендә үткәрелүче бәйгедә соло чыгышлар, ансамбльләр башкаруында халык җырлары, классик композиторларның һәм заманча композиторларның әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Киров өлкәсендә бүген 45 меңгә якын татар кешесе гомер кичерә. Татарларның күпчелеге Киров, Нократ Аланы, Сосновка, Малмыж шәһәрләрендә гомер кичерә. “Нократ моңнары” фестивалендә ел саен Киров өлкәсеннән генә түгел, күрше Татарстан районнарыннан да татар җыр һәм бию ансамбльләре катнаша. Бигрәк тә Балтач районы егетләре һәм кызлары һәрвакыт җиңүләр яулап кайта.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев