Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсендә "Исламда хәнәфи мәзһәбе һәм татар халкының милли үзаңы..." дип аталган семинар узачак

25 февральдә Киров өлкәсенең Диния нәзарәте “Исламда хәнәфи мәзһәбе һәм татар халкының милли үзаңы. Балаларны тәрбияләүдә хатын-кызның роле” дип исемләнгән семинар уздыра, дип хәбәр итә Киров өлкәсе татарларының “Яшьлек” оешмасы. Семинарны өлкә мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин, Диния нәзарәте вәкилләре, Казаннан Россия ислам институты һәм КФУ доценты Резеда Сафиуллина үткәрер дип көтелә. Семинар Киров шәһәренең Нократ Җәмигъ мәчетендә оештырыла. Бу көнне биредә рәссам Әдһәм Шәфиевнең “Татар һәм мөселман орнаментлары” күргәзмәсе дә ачылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев