Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге үз Конгрессын оештырырга теләк белдергән

Киров өлкәсе Конгрессын җитәкләү тәкъдиме белән алар өлкә парламенты депутаты, Нократ Аланы шәһәрендә “Молот Армз” җаваплыгы чикле җәмгыятен җитәкләгән, һәрдаим татар мәдәни чараларын оештырырга ярдәм күрсәтүче якташлары Равил Нургалиевкә мөрәҗәгать иткән, дип яза “Вятско-Полянская правда” газетасы. Хәзерге вакытта Киров өлкәсендә гомер итүче татарлар төрле милли-мәдәни җәмгыятьләргә берләшкән. Һәркайсының диярлек төбәк статусы бар, ләкин алар өлкә масштабында эшләми диярлек. Киров өлкәсендә татар телен һәм мәдәнияте саклау көнүзәк мәсьәләгә әверелгән бүгенге чорда Россия дәрәҗәсендә ярдәм булырлык үзәкләшкән берләшмә төзү ихтыяҗы туган. Мондый уңай тәҗрибәне татарлар Чиләбе өлкәсе мисалында күрә, чөнки андагы татарлар да күптән үз Конгрессына берләшкән. “Бу мәсьәлә белән мин яхшы таныш, аны татар җәмәгатьчелеге инде күптәннән белдереп килә, – дип аңлатма биргән Равил Нургалиев бу тәкъдим уңаеннан. – Чынлыкта да бүгенге вазгыятьтә Конгресс оештыру мәсьәләнең чишелеше булырга мөмкин. Татар җәмәгатьчелеген борчыган мөһим проблемаларны хәл итәр өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак”. Равил Нургалиев татар җәмәгатьчелеге хупласа, моңа кадәр эшләүче татар җәмгыятьләре вәкилләреннән торган совет оештырылса, яңа оешманы җитәкләргә каршы булмавын әйткән. 42 яшьлек Равил Нургалиев тумышы белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы районыннан, Казан дәүләт ветеринар медицина университетын тәмамлаган. 1990 еллар азагыннан эшкуарлык белән шөгыльләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми бүләкләре белән бүләкләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев